“Татар егете”–2021 проекты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Бәйгегә Татарстанның бөтен төбәкләреннән 16 яшьтән 25 яшькә кадәр татар телендә сөйләшүче егетләрне чакырабыз.
✍🏻Проектта катнашу өчен гаризалар 5нче мартка хәтле “Татар егете” темасы белән [email protected] электрон почтасына һәм “АИС Молодёжь России” автоматизацияләнгән мәгълүмати системасында https://myrosmol.ru/event/58476 кабул ителә.
1нче этап — 22 февральдән 11 мартка хәтле дистанцион форматта.
2нче этап — 18 март, “Шатлык” яшьләр үзәге.
Катнашучылар диплом белән, җиңүчеләр диплом һәм призлар белән бүләкләнәләр.
Барыгызны да көтеп калабыз!