tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелде
Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелде

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелде

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиеваны Башкортстанның халык артисты исемен алуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар теләп калабыз!

Гөлназ Мөхәммәдиева – Башкортстанның атказанган артисткасы (2006). 1971 елның 1 гыйнварендә Бакалы районы Куштирәк авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый.

К. Тинчуринга багышланган Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясе лауреаты. Матурлык конкурслары лауреаты, “Актер җыры-94” һәм “Дуслык моңы – 2000” Республика конкурслары дипломанты, “Туган тел” Республика конкурсының Гран-при иясе.

Яшьләрне тәрбияләүгә,башкорт һәм татар мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән өчен берничә тапкыр мактаулы грамоталар белән бүләкләнгән.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*