tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда иң сәләтле татар кызчыгын сайладылар
Баулыда иң сәләтле татар кызчыгын сайладылар

Баулыда иң сәләтле татар кызчыгын сайладылар

18 мартта, Баулының “Бәләкәч” балалар бакчасында “Татар кызчыгы-2021” район конкурсы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы бүлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы һәм Баулы районы мәгариф бүлеге оештырды.

Конкурста 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 11 кыз катнашты. Алар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, сәхнә күренешләрендә катнаштылар. Жюри бәйгечеләрнең сөйләме чисталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын, чыгышларының эчтәлеген бәяләде.

Нәтиҗәдә җиңүче дип “Виктория” балалар бакчасыннан Айгөл Рәшитова танылды (җитәкчеләре Сиринә Шәйхуллина һәм Эльвира Хөсәенова). Аңа милли баш киеме – Калфак һәм сувенир бүләк ителде.

Калган катнашучылар төрле номинациялдәрдә билгеләп үтелделәр. Алар да, бәйге истәлеге итеп, “Татар кызчыгы” язуы төшерелгән сувенирлар тапшырылды.

Фәридә Зиярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*