tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ибраһимов укулары” XV фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде
“Ибраһимов укулары” XV фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде

“Ибраһимов укулары” XV фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде

Бүген, 19 март көнне “Ибраһимов укулары” XV фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Конференция Башкорстостан Республикасы Стәрлетамак шәһәренең “5 нче гимназия” муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе 2007 елдан бирле уздырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде. Ул әлеге конференциянең бөек милләттәшебез Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүдә мөһим булуын ассызыклады һәм катнашучыларга фәнни -тикшеренү эшчәнлегендә уңышлар теләде. Очрашу ZOОM платформасында узды.

Конференция эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: Г. Ибраһимовның иҗади мирасы, дөньяны танып белү чарасы буларак туган тел, сүз сәнгате буларак әдәбият, мәдәниятләр диалогы (немец, инглиз телләрендә тикшеренүләр), минем кече ватаным: үткән һәм хәзерге заман җәмгыятендәге мәгълүмати технологияләр, сәламәт яшәү рәвеше, яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү нигезе буларак туган тел һәм туган әдәбияты, федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда инновацион технологияләр һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*