tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Клим Садыйков китаплары тәкъдим ителде
Тубылда Клим Садыйков китаплары тәкъдим ителде

Тубылда Клим Садыйков китаплары тәкъдим ителде

Энциклопедик Фәннәр Академиясе әгъза–корреспонденты, Төмән өлкә себер татарлары язучылары оешмасы әгъзасы Клим Солтан улы Садыйковның Тубыл район китапханәсендә китаплары презентациясе булып үтте. Китапханә мөдире Эмилия Хикмәт кызы Иванова китап яратучы кунакларны сәламләп Клим Солтан улының биографиясе белән таныштырды. Экраннан ветеран укытучы, галим, танылган шәхес К.С.Садыйковның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотопрезентация күрсәтелде.

Халык педагогикасы, тел, милли татар мәктәбе проблемалары буенча 140 артык мәкаләләр язган, монографияләр һәм китаплар авторы буларак танылган шәхес үзенең фәнни һәм иҗади эшләре турында хатирәләре белән уртаклашты. Һәр китап турында Клим Солтан улы тәфсилләп сөйләде. Китапларның чыгару тарихы, иҗади хезмәте, очрашулары, кичергән хисләре турында тукталды автор. Җирле шагыйрәләребезнең иҗат иткән әсәрләрен редакцияләгән китаплар да күргәзмәдә урын алган иде. Клим Солтан улы мәкаләләре, фәнни китаплары белән бәйгеләрдә катнашып җиңүләр дә яулаган. 2006 нчы елны Сочида узган бәйгедә “Татар милли мәктәбенең булачак укытучыларында этник педагогик мәдәниятен формалаштыру“ дип исемләнгән фәнни китабы Лауреат дипломы белән бүләкләнә. 2016 елны Екатеринбургта “Бөек Ватан сугышы елларында мәгариф өлкәсендә хезмәт батырлыгы” темага узган бәйгедә икенче урын дипломга лаек була.

Китаплар презентациясен оештыручыларның берсе Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе З.А.Тычинских авторны шатлыклы вакыйгалары белән котлап, аның эшләгән хезмәтенә югары бәя бирде. Китап яратучылар К.С.Садыйковның “Солдат хатлары”, рус телендә күптән түгел дөнья күргән “Тропы жизни” китаплары белән котладылар, теләкләр юлладылар. “Авторның бу китаплары укучыларын уткән гасыр вакыйгаларына алып бара, безгә таныш булган кешеләр белән очраштыра. Илебез кичергән вакыйгаларны белергә ярдәм итә,”-диде Зәйтүнә ханым. Китапларның эчтәлеге турында фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Җирле шагыйрә Галия Абайдуллина биш китабын редакцияләүдә ярдәм иткән К.С.Садыйковка рәхмәтләрен җиткереп, шатлыклы вакыйга белән котлап, үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Китапханәгә җыелучылар Клим Солтан улының иҗаты белән таныш булуларын дәлилләделәр.

Бу очрашу халкыбызның бердәмлеген, китапханә хезмәткәрләренең тырыш эшчәнлеген күрсәтте.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*