tatruen
Баш бит / Яңалыклар / #ЯшStories яшьләр проектының чираттагы утырышы узды
#ЯшStories  яшьләр проектының чираттагы утырышы узды

#ЯшStories яшьләр проектының чираттагы утырышы узды

11 апрель көнне Ислам үзәгендә яшьләр өчен #ЯшStories – яшьләр проектының чираттагы утырышы булып үтте.

Утырышның спикерлары буларак, эшчәнлекләре белән дә, холыклары белән дә төрле булган, ә максатлары бер, уртак, күркәм нәтиҗәгә иягә булган сәләтле кешеләр чакырылган иде. Уңышка ирешү, аңа омтылу үзеңдә ышаныч, омтылыш тудыра. Уңышка ирешү юлында барлык тырышлыгыңны, сәләтеңне үстерергә кирәк. Шул очракта гына тормышта үз урыныңны да табарга омтыласың.

“Чистави” бизнес-клубы җитәкчесе, автозапчастьләр кибетләре челтәре хуҗасы, Азиз Фәйзетдинов яшьләр белән уңышка ирешү серләре белән уртаклашты. Беренче адымнары, эш барышында килеп чыккан авырлыклары, уңышка ирешүдәге мөһим мәсьәләләргә тукталып китте.

Икенче спикерыбыз гүзәл мөлаем Алинә Җәббарова, 11 сыйныф укучысы, сәнгать мәктәбен тәмамлаучы, үзенең искиткеч күркәм хезмәтләрен-картиналарын күрсәтте. Рәсем ясау сәнгатенә беренче адымнары, бу шөгыльнең аңа һөнәр сайлауга да ярдәм итә. Бүгенге көндә Алинә имтиханннарга әзерләнә, иҗат өчен дә һәрвакыт вакыт таба. Сәләтле тырыш Алинәбезгә бары тик уңышлар гына телибез!

Алинәнең картиналары төрле: портретлар, натюрмортлар, композицияләр, архитектура ( табигать күренешләре). Каядыр буяулар, каядыр гади карандаш, каядыр кулланылып ясалган мавыктыргыч картиналар һәркемнең күңеленә хуш килде. Алинә Ислам үзәге галерия коллекциясенә үзенең эшен бүләк итте. Барлык картиналар да күргәзмәдә куелган, атна дәвамында бу хезмәтләрне күреп, сокланырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*