tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар аргамагы” Аксубай төбәгендә
“Татар аргамагы” Аксубай төбәгендә

“Татар аргамагы” Аксубай төбәгендә

9 апрель көнне Аксубай төбәгендә татар атларына багышланган “Татар аргамагы” күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмәне оештыручылар – Бөтендөнья татарлар конгрессы һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге. Сәнгать бәйрәме ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан республикасы рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Татарстан Республикасы халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗиев, Яманова Резеда КФУ доценты , Татарстан Республикасы рәссамнар берлегенең ревизион комиссиясе, Бакиров Ильнур Татарстан республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан техникумының өлкән укытучысы катнашты.

Аргамак токымы – ул безнең атлар. Бу атлар тарихта аерым урын алып тора – алар ак төстә, артык зур түгел һәм бик чыдам булган – дип билгеләп үтте тантаны оештыручы, алып баручы Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, Аксубай төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Әлфия Нурхәмәтова.

Атлар гомер буена безнең белән – бигеләп үтте район башлыгы. Һәм искиткеч күргәзмә өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Камил Камалович бу тантанада Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге белән эшләүнең яна алымнарын хуплап, алдагы эш проектларына юл ачты.

Альберт Шиабиев сәнгать бәйрәме белән котлады. Мөдәрис Минһаҗев үзенең тәәсирләре белән уртаклашты.

Бәйрәм Аксубай сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләр, яшь гармунчылар, “Тамчылар” балалар вокаль ансамбеле, “Аксубай егетләре” баянчыларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.

“Татар аргамагы” күргәзмәсе эшләренең бер өлеше белән Аксубай төбәкне өйрәнү музеенда танышырга мөмкин булачак, ә икенче өлеше Иске Кармәттә Х. Туфан музеенда урнаштыралачак. Күргәзмәләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*