tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу айда һәр мөселман кешесе уразалар тотып, тыелган гамәлләрдән сакланып, әхлагын ныгытсын, калебен төзәтсен иде.Рамазан аенда без, кулыбыздан килгәнчә, туганнарының, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, сәдакаләр өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде, чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр» диелә.

Кадерле мөселманнар, дин кардәшләребез! Тоткан уразалырыбыз кабул булсын, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*