tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаевны туган көне белән котлыйбыз!
Марс Тукаевны туган көне белән котлыйбыз!

Марс Тукаевны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген үзенең гомер бәйрәмен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Тукаев Марс Рифкать улы билгеләп уза.

Кадерле Марс Рифкать улы!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Тормыш күгегез һәрвакыт аяз булсын, янәшәгездә сезне хөрмәт итүче якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Халкыбыз алдында башкарган хезмәтегез сезне зирәк җитәкче һәм һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер булган дустыбыз итеп раслады. Киләчәктә дә милләтебезгә тугры булып, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбыз өчен хезмәт итүегезне телибез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*