tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җир шарын урап чыккан татар җилкәнчеләре Сүәеш каналында
Җир шарын урап чыккан татар җилкәнчеләре Сүәеш каналында

Җир шарын урап чыккан татар җилкәнчеләре Сүәеш каналында

Былтыр җир тирәли сәяхәткә чыгып киткән “Милонга” җилкәнле көймәсе 9 июньдә Сүәеш каналына кергән. Ул 1-2 тәүлектә каналны үтеп Урта диңгезгә чыгачак. Һава шартлары уңай булса, Казан сәяхәтчеләре тагы  берничә көннән соң Төркиянең Мармарис портына килеп җитәчәк. Бу турында өч кешелек экипажның капитаны Алмаз Алиев интернет челтәре аша безгә хәбәр итте.

Узган елның 28 июлендә Казаннан зур юлга чыккан “Милонга”  көймәсе Төркиянең Истамбул шәһәреннән 15 сентябрьдә җир тирәли сәфәргә киткән иде. 10 айдан артык дәвам иткән бу сәяхәттә бик күп табигать казалары, җил-давыллар, төрле илләрдәге тоткарлыклар булган. Пандемия шартлары сәбәпле  Австралия ярларына чыгу, төрле илләрнең чиген үтү катлаулы булган. Җил юнәлеше  сәяхәт маршрутына тәңгәл булмаган чаклар булып торган. Шулай да Алмаз Алиев, Ильфат Миңнебаев, Вил Сәгыйтов 45 мең километрга сузылган юлны үтеп,  кайтып җитәргә тиешләр. Алар  көймәләрен Төркиядә  калдырып, очкыч  белән Казанга кайтырга җыеналар.

Бу мавыктыргыч, катлаулы сәфәр җилкәнчеләрнең үз көче белән оештырылган, яхтаның хуҗасы – Казандагы “Зеленый город” фирмасы.

Алмаз Алиев үзенең 70 яшьлек юбилеен былтыр  шушы  сәфәр вакытында  каршылаган. Җир тирәли  сәфәрне аның элекке елларда да үткәне бар. 1991 елның августында 41 яшьлек Алмаз Алиев үзенең дуслары белән “Идел”, “Энҗе”, “Багира” җилкәнле көймәләрендә беренче тапкыр Кара диңгезне кичеп, Истамбулга килеп җиткән иде.

 

Чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләүче “Ватан” җәмгыяте оештырган  әлеге халыкара сәфәргә август аенда 30 ел тула. Ул вакытта Казан җилкәнчеләрен Истамбулда Төркиядә яшәүче милләттәшебез Фәрит Бичури каршылаган иде. Бу юлы татар сәяхәтчеләрен кем каршылар? Фәрит Бичури һәм башка мөһаҗирләр, шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкилчелеге хезмәткәрләре җирне урап чыккан “Милонга” экипажы белән очрашырмы? Бәлки Татарстанның спорт һәм туризм министрлыгы ды бу сәфәрнең йомгакларына бәя бирер? Бу сәяхәтнең телевидение, радио, интернет хәбәрчеләре һәм гомумән журналистлар өчен бик кызыклы һәм әһәмияте вакыйга.

Сәфәрнең соңгы атналары да уңышлы булыр һәм Казан җилкәнчеләре исән-имин Мармариска килеп җитәрләр дип өметләник. Җир тирәли сәяхәт турында милләттәшләребез Казанга кайткач җентекләп сөйләрбез.

     Римзил Вәлиев

“Милонга” көймәсенең сәфәре турында “Татарстан-Яңа гасыр” каналы элегрәк  тә сөйләгән иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*