tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Халыклар бердәмлеге – илебезнең төп байлыгы
Рөстәм Миңнеханов: Халыклар бердәмлеге – илебезнең төп байлыгы

Рөстәм Миңнеханов: Халыклар бердәмлеге – илебезнең төп байлыгы

Россия уникаль тарихи-мәдәни мираска ия. Ә иң мөһиме – халыклар бердәмлеге. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

Быел Россия көне уңаеннан тантаналар Кремль яр буенда оештырылды. Бәйрәмне Халыклар дуслыгы парадын ачып җибәрде, анда төрле милли-мәдәни автономия вәкилләре һәм Казан югары уку йортларында укучы чит ил студентлары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән бергә «Таба» этно-музыка яшьләр фестивале мәйданчыгында һәм «Этно-маркет» этно-паркында булды. Президент халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсен, Татарстан халыкларының традицион элементлары белән кием-салым һәм аксессуарларны карады.

«Барыгызны да чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Россия Федерациясе – безнең күп гасырлык тарихы булган бердәм Ватаныбыз. Без көчле, ирекле һәм бөек илдә яшибез. Безнең һәркайсыбыз зур казанышларга һәм бөек җиңүләргә үзенең шәхсән катнашуын тулысынча тоя”, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия дәүләте гасырлар буена барлыкка килде һәм ныгыды. «Безнең милли лидерыбыз Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә илнең куәтен ныгыту һәм аның халыкара абруен күтәрү буенча чаралар күрелә. Россия уникаль тарихи-мәдәни мираска ия. Төп байлык – ул Халыклар бердәмлеге. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту – илнең һәм республиканың уңышлы үсеше нигезен тәшкил итә”, – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бәйрәм мәйданчыгында төрле милләт вәкилләре, төрле буын кешеләре җыелган. “Чараларда яшьләр актив катнаша. Нәкъ менә сезгә ата-бабаларыгызның данлы традицияләрен дәвам итәргә, аларга Бөек Россия данын арттырырга туры киләчәк. Бүген Ватаныбызның киләчәге һәрберебезгә бәйле. Бу безне тагын да көчлерәк, бердәм, ил һәм үз халкы алдында җаваплы итә”, – дип өстәде Татарстан Президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә үз объектларына китәргә җыенган студентлар төзелеш отрядлары вәкилләре белән аралашты. Президент студентларга нәтиҗәле эш һәм хезмәт казанышлары теләде.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*