tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урай шәһәрендә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе старт алды
Урай шәһәрендә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе старт алды

Урай шәһәрендә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе старт алды

Россия хөкүмәте кабул иткән карар буенча Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның көз айларына күчерелгән иде.

Бүгенге көндә татарлар – Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы халык. Росиянең һәм дөньяның барлык почмакларына сибелеп яшәсәләр дә, татар халкы үзләрен олы татар гаиләсенең бер өлеше дип саныйлар, татар икәнлекләрен онытмыйча бүген дә, дәүләтебез алдында торучы дөньякүләм мәсьәләләрне хәл итүгә үз өлешләрен кертеп уңышлы эшләп киләләр.

15 октябрь көнне Халык санын алу буенча зур эшләр башланды. Урай шәһәренең татар оешмасын әйдәп баручы житәкчесе Файзиева Рида Заһит кызы бу эштән дә читтә кала алмады. “Безнең бурыч хезмәтебезне нәтиҗәле итеп башкару дигән максат куйдым үземә,”- дип Рида ханым хәбәр итте. Милли рух кайда яшәүеңә карамыйча, татар теле-ана телен онытмыйча, татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге белән күперләр салу бурычы өстендә эшләүне һәрбер оешма җитәкчеләре үзләренә максат итеп куйдылар.

Бөтендөнья халык санын алуда катнашып Рида Заһит кызы да үз өлешен кертә. Аның кебек милләт өчен җан атып яшәгән дусларыбыз булганда телебез, гореф-гадәтләребез онытылмас. Татар дөньясының бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән проектларда катнашу, башка халык вәкилләре белән дустанә – тату мөнәсәбәтләрдә яшәү – безнең барыбызның да бурычыдыр дип уйлыйм. Ханты-Мансий төбәге, Югра җирлегендә иҗтимагый оешмаларның активлыгы, милләтне үстерү – безнең барыбыз өчен дә бик мөһим.

“Уртак көчләр белән алда куелган бурычлар үтәлер, бүгенге тормышыбыз, киләчәгебез безнең һәрберебезгә, һәр оешмабызга бәйле. Үзеңең татар булуыңны аңлау, тану, замана һәм аның таләпләренә туры китереп, үз халкыма тугыры хезмәт итү – минем төп девизым”- дип Рида Заһит кызы сүзен төгәлләде.
Фотосүрәтләр бүген Урай шәһәрендә Бөтенроссия халык санын алуда үткән флешмоб чарасында төшерелде.

Раушания Исхакова
ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*