tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергей Лавров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәя бирде
Сергей Лавров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәя бирде

Сергей Лавров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәя бирде

Бүген Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессы үз эшен башлап җибәрде. Чарада йөздән артык илдән дүрт йөзгә якын кеше катнаша. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин керде.

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров утырышны ачып, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. Спикер үз чыгышында күп милләтле һәм күп конфессияле Россия алдында торган бурычларның берсе – милли төркемнәр арасында диалогны тирәнәйтү, дип билгеләп үтте. Мисал итеп ул Россиянең һәм чит илләрнең күп миллионлы татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштергән Бөтендөнья татар конгрессын атады.

Видео мөрәҗәгать форматында конгресста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Россия ватандашларының Бөтендөнья Координация советы рәисе Михаил Дроздов мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, пленар утырышлардан тыш, конгресста ватандашлар хокукларын яклауга, аларның Россия һәм чит илләр белән икътисадый хезмәттәшлегендә роленә багышланган биш секция эшләячәк. “Россия регионнарының чит илләр белән икътисадый хезмәттәшлегендә ватандашларның роле” секциясенең модераторы Татарстан Республикасы Вице-премьеры Васил Шәйхразыев булачак.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*