tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада татар чаңгычылары батальоны хәрбиләрен искә алдылар
Түбән Камада татар чаңгычылары батальоны хәрбиләрен искә алдылар

Түбән Камада татар чаңгычылары батальоны хәрбиләрен искә алдылар

Түбән Каманың мактаулы гражданнары үзәк аллеясында махсус чаңгы батальонының 19 сугышчысын искә алу митингы булды, Җиңүнең 75 еллыгы елында 31 гыйнварда аларның җәсады туганнар каберлегенә җирләнде. Бүген аларның батырлыгына 80 ел булды.

Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң өлкән сугышчыга нибары 36 яшь, ә күбесе 18 яшьлек егетләр була. Бу егетләрне махсус чаңгы батальоны өчен сайлап алганнар. 19 егетнең хәрби юлы Татарстаннан 1,5 мең километр ераклыкта — Великие Луки шәһәре янында Липенка авылы янында тәмамланган.


Чара Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, шәһәр һәм район советлары депутатлары, идарә җитәкчеләре, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар советы, шәһәр төзүче предприятиеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, эзтабарлар отрядлары әгъзалары, волонтерлар һәм битараф булмаган шәһәрлеләр катнашында узды.

Эльза Кузнецова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*