Йошкар-Ола шәһәренең Җиңүнең XXX еллыгы исемендәге мәдәният сараенда халыкара фестиваль-бәйге булды. Анда илебезнең 25 төбәгеннән иҗат коллективлары катнашты. Фестиваль кысаларында шәһәребезнең «Болгар» бию театры 3 сәгатьлек концерт күрсәтте. Урал, Идел буе халыкларының җыр-биюләреннән төзелгән программа тамашачылар күңеленә хуш килде.
Чаллының данлыклы «Болгар» ансамбле бию коллективлары һәм режиссерлары арасындагы «Михаил Мурашко дусларын чакыра» халыкара бәйге-фестивальдә Татарстан данын яклады. Мәртәбәле жюриның югары бәясен алып Кубок һәм Мари Эль республикасының мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләт эшләре буенча министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Зөлфия Галим