tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 80 ел элек булган вакыйгалар хакында Апас окоплары сөйли

ВИДЕО: 80 ел элек булган вакыйгалар хакында Апас окоплары сөйли

Билгеле булганча, 1941 нче елның көз айларында фронтларда хәл нык кискенләшә. Сентябрьдә дошман зур тизлек белән Мәскәүгә таба омтыла. Шул вакытта Казанга да куркыныч яный башлагач, илнең оборона комитеты бөтен Идел буе төбәкләрендә дошманнан саклану чараларын эшләү турында приказ чыгара. Аның нигезендә Марий-Эль, Чувашия һәм Татарстан республикаларында саклану чикләрен казу карала. Халык телендә аны ул чакта “окоп казу” дип йөртәләр. Әлеге гаять тә авыр эшләр 1942 нче елның 11 нче февраленә чаклы алып барыла. Республикабызның Кайбыч, Апас, Буа районнарында әлеге окоплар тирән чокырлар булып әле бүген дә саклана. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин моннан 80 ел элек булган вакыйгаларны барлап әлеге окоплар буйлап узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*