«Карлыгач» коллективы «Эра талантов» халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җырлары фестиваленең финалына үтте.
Фестивальнең жюри әгъзалары арасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 1500 дән артык гариза каралды.
Әлмәтнең 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Г.Тукай шигырьләренә “Әйт әле, күбәләк” номерын күрсәтеп, «вокаль-инструменталь ансамбль (халык уен кораллары)» номинациясендә иң яхшылар арасына эләгә алдылар.
Балаларга һәм аларның укытучыларына 2022 елның 11 ноябрендә Казанда узачак конкурс финалында уңышлар телибез!