tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл җырчысы Хәсән Хучашев юбилеен билгеләп узды
Тубыл җырчысы Хәсән Хучашев юбилеен билгеләп узды

Тубыл җырчысы Хәсән Хучашев юбилеен билгеләп узды

Төмән өлкәсе тамашачылары арасында популяр җырчыларның берсе–Хәсән Хучашевның 50 яшенә һәм мәдәният үзәгендә 20 ел иҗат итүенә багышланган юбилей концерты себер татар мәдәният үзәгендә үтте.

Хәсән Хучашев халыкара, өлкә, шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган, лауреат исемен алган танылган артист. Җырчы татар җырларын бөтен күңеле аша үткәреп җырлый, милләт җанлы, йомшак күңелле кеше. Ул өлкә һәм шәһәр күләмендә узган барлык милли бәйрәмнәрдә катнаша. Быел шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмебез Сабантуенда Хәсән Митхәт улы Хучашев Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Ходай биргән матур табигый тавышы, моңы белән тамашачыларының мәхәббәтен яулаган җырчыны тыңларга зал тутырып тамашачылар җыелган иде. Концертны юбиляр үзенең чыгышы белән башлады. Җырчыны тамашачылар алкышлар белән җылы каршы алдылар. Аның репертуарында эстрада җырлары мөһим урын алып торса да, себер татар мәдәният үзәге каршында оештырылган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җырчысы буларак, ул халык җырларын да башкара. Матур чыгышларга бай булган, юбилей тантанасына багышланган бәйрәм концертында Хәсән Хучашевны тәбрикләп себер татар мәдәният үзәге җитәкчесенең урынбасары Наил Янишев котлау теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хатын укыды, аны гомер бәйрәме белән котлап бүләкләр тапшырды. Чараны алып баручы Рузалия Корманалиева юбилярны котлап Бөтендөнья татар конгрессының котлау хатын укып ишеттерде. Бәйрәм сәхнәсеннән Хәсәнне ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин котлап җырчыга багышлап язган шигырен укыды, якташы, коллегасы Алсу Симонова, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина һәм бик күп якташлары, туганнары котладылар. Юбилей уңаеннан оештырылган концертта коллегалары Динара Әпсәләмова, Зөлфия Айтбакова, Нәркис Нигъмәтуллин, Әлфия Айбатова, бию ансамбле “Мирас”, ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле Хәсәнне хөрмәтләп, аны ихлас күңелдән котлап бию һәм җыр бүләген тапшырдылар. Юбилей концертында Тубыл шәһәреннән һәм районнан килгән тамашачылары артистның һәр чыгышын алкышлар белән озаттылар.

Себер ягы элек-электән җырчыларга бай булган. Сәләтле җырчы Хәсән Хучашев үзенең иҗат юлы турында:”Мин Вагай районы, Егаер авылында күп балалы гаиләдә туып үстем. Җырларга кече вакытымнан яраттым. Кызганычка, укырга мөмкинлек булмады, мәктәпне тәмамлап авылда эшкә урнашырга туры килде. Язмыш мине Тубылга китерде һәм мин себер татар мәдәният үзәгендә эшли башладым. Иҗат юлымда төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнаштым, “Себер сандугачы”нда гран-при һәм башка җиңүләр яуладым. Тубыл районы, Санниково авылыннан Шамил Көлмәмәтов “Халык хөрмәте” премиясен тапшырды. Минем иҗатыма зур бәя биргән Бөтендөнья татар конгрессына, җырларымны яратып тыңлаган тамашачыларыма рәхмәтлемен,”-дип сөйләде.

Матур, мәгънәле җырлар башкарган, кабатланмас моңлы Тубыл җырчысының таланты алдында баш июче дуслары катнашкан чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Хәсәнгә иҗат уңышлары телибез. Киләчәктә дә яңа үрләр яуларга язсын.

                                              Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*