tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен дәвам итә
XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумы үз эшен дәвам итә

XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен дәвам итә

20-22 ноябрьдә Казанда XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уза. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнаша.

Бүген, форумның икенче көнендә, “Корстон” сәүдә-куңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен) һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия булачак.

Шулай ук биредә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*