tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян өлкәсендә БТК бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды
Ульян өлкәсендә БТК бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды

Ульян өлкәсендә БТК бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды

1 апрельдә Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә “Рамазан Кубогы” узды.

Чара “Борец” көрәш клубында оештырылды. Турнирны сәламләү сүзе белән һәм дога белән Димитровград Җәмигъ мәчете Имам-хатыйбы Ильяс Мөхетдинов ачып җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министр урынасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, БТК Башкарма комитеты житәкчесе Данис Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга котлаулар җиткерде.
Ярышлар кысаларында Димитровград спортчылары бокс, грэпплинг, тай бокс һәм каратэ осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышлар Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Борец» спорт клубы белән берлектә оештырылды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Турнирда 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге 50 дән артык бала катнашты. Тамашачыларның саны күп булуы да аерым зур игътибарга лаек.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*