tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татар мәдәният үзәгендә Ураза гаете көннәрендә Коръән ашы үткәрелде.
Себер татар мәдәният үзәгендә Ураза гаете көннәрендә Коръән ашы үткәрелде.

Себер татар мәдәният үзәгендә Ураза гаете көннәрендә Коръән ашы үткәрелде.

Табын артында хөрмәтле дин әһелләре булдылар.Тубылның җәмигъ мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим Сухов, шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймов Коръән аятьләрен укып, ай дәвамында ураза тоткан мөселман кардәшләребезне, себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләрен, чарага килгән кунакларны Ураза гаете белән котладылар. Ибраһим хәзрәт күп еллар себер татар мәдәният үзәге директоры булып эшләгән Сафиулла Ильясовны җылы сүзләр белән искә алды. Исән чагында мәчет белән бердәмлектә чараларны үткәрү традициясен кертеп калдырган, аның эшләгән елларын, игелекләрен искә алып мәрхүмнең рухына догаларын юллады.

Хәерле һәм файдалы дини бәйрәмнәребез хөрмәтенә узган чарада катнашучы мәдәният үзәгенең хезмәт ветераннары Рамазан аенда мәчетләрдә көн саен ифтарлар оештыручы хәзрәтләребезгә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә ихлас күңелләреннән чыккан рәхмәтләрен белдерделәр, теләкләрен юлладылар. Фәннур хәзрәт мәчеттә үткәрелгән ифтарларга хәләл милли ризыклар пешереп ярдәм иткән себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде. Быел көн саен шәһәрнең аскы торасында урнашкан тарихи мәчетебездә һәм Җәмигъ мәчетендә дә оешкан төстә, матур узды ифтарлар. Бу турында мәдәният үзәгенең хезмәт ветераннары Мәдинә Уразмәтова, Роза Яхина чыгыш ясадылар. Рамазан аеның, Ураза гаетенең күркәм сыйфатлары турында хәзрәтләребез сөйләгән вәгазьләрне исебездә тотып, матур традицияләрне дәвам итеп яшик. Киләсе елларны да якты, мәгънәле дини бәйрәмнәребезне якыннарыбыз, дусларыбыз, гаиләләребез белән җыелышып каршы алырга язсын.

Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә Коръән ашларын үткәрү традициясен дәвам итүчеләргә, ихлас күңелләре белән мәҗлескә бары тик хәләл ризыклар белән табын әзерләп, якты йөз белән кунакларны каршы алган хезмәткәрләренә, җитәкчеләренә рәхмәт теләкләрен җиткерде Ураза гаетенә килүче кунаклар.

                                                                      Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*