tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Уразаев: “Шәхесне гаилә һәм нәсел формалаштыра”
Фәрит Уразаев: “Шәхесне гаилә һәм нәсел формалаштыра”

Фәрит Уразаев: “Шәхесне гаилә һәм нәсел формалаштыра”

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эшләде. Алар 3 юнәлештә алып барылды.

1. Татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте.

2. Татар гаиләсендәге тәрбия (татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү).

3. Татар гаиләләрендә эшмәкәрлек.

“Татар гаиләсендәге 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте” юнәлешен Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы алып барды.

– Милләтне милләт итә шәхесләр. Ә шәхеснең үзен  гаилә һәм нәсел формалаштыра. Иң бәхетлеләре әби-бабай, әти-әни һәм балачага булып 3 буын бергәләшеп үскән гаилә. Чөнки балалар өчен ул иң зур тәрбия чыганагы. 3 буын гореф-гадәтләрне, туган телне саклау мөмкинчелеген бирә һәм 75 елга гарантияли. 7 буын бабаңны белү 175 елга милли аңны саклау мөмкинчелеге тудыра.

Делегатлар кызыклы чыгышлар әзерләгәннәр иде. Алар чыгышларында үзләренең проектлары турында сөйләделәр, шәҗәрәләре белән таныштырдылар һәм шәҗәрә төзү өчен киңәшләр бирделәр. Катнаш никах мәсьәлә турында фикерләр алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*