tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акмаева Наилә: “Киләчәгебез милли рухлы яшьләрдән тора”
Акмаева Наилә: “Киләчәгебез милли рухлы яшьләрдән тора”

Акмаева Наилә: “Киләчәгебез милли рухлы яшьләрдән тора”

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында 3 юнәлеш буенча дискуссион площадкалар эшләде.“Татар гаиләсендә тәрбия (татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү)” дип исемләнгәнен танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Җәүһәрова Фәнзилә Хәкимовна алып барды.

– Татар балаларын үз мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәтне балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Киләчәгебез милли рухлы яшьләрдән тора.

Мәскәү шәһәре “Ак калфак”  татар хатын-кызлар җирле оешмасы әгъзасы Акмаева Наилә Рафаел кызы татар яшьләре белэн эшләү алымнары турында сөйләде. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен киләсе буынга тапшыру, татар телен саклап калуга басым ясады. Шулай ук татар халкының тарихын, аның бөек галимнәрен, татар мәдәниятен саклап калу өчен оештырыла торган торган чаралар турында сүз алып барды.

Чыгыш ясаган делегатлар балаларның күбесенчә рус телендә сөйләшүенә, татар телендә сөйләшкән яшьләрдә рус акценты барлыкка килүен искәртеп уздылар. Шулай ук төбәкләрдә уза торган чаралар, конкурслар, фестивальләр, флешмоблар турында сөйләделәр. Аларның һәрберсе балаларга татар теле тарихын, мәдәниятен, әдәбиятен өйрәтү өчен оештырылган. Һәрбер катнашучы үзләренең тәҗрибәсе белән бүлешеп, файдалы киңәшләр бирде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*