tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызлары “Калфак туе”да дастаннар белән танышты
Татар хатын-кызлары “Калфак туе”да дастаннар белән танышты

Татар хатын-кызлары “Калфак туе”да дастаннар белән танышты

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары “Калфак туе” чарасында катнаштылар. Кичә Казанның “Адымнар” полилингваль белем бирү комплексында узды.

Чара дастаннар турында дәрес формасында оештырылган иде. Делегатларга һәм кунакларга дастаннарга кагылган теоретик материал, аларның тарихы тәкъдим ителде. Алып баручылар Идегәй, Бабахан, Кыйссаи Йосыф, Җик Мәргән, Түләк дастаннары, Чура Батыр кыйссасы хакында сөйләделәр.

Чарага ямь өстәп, Геннадий Макаров җитәкчелегендәге “Бәрәкәт” ансамбле чыгыш ясады. К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт театры артисты Ирек Хафизов “Идегәй” спектакленнән өзек, Салават Хәбибуллин Чура Батыр монологы бн таныштырды.

“Татар кызчыгы, Татар малае” бәйгесендә катнашучы Нариман Фатхуллин һәм Зифа Зиннурова үзләренең гаиләләре турында язган дастаннар белән таныштырдылар.

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*