tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе – дуслык туе
Сабан туе – дуслык туе

Сабан туе – дуслык туе

10 июньдә Самара өлкәсенең Денис авылында Сабан туе узды. Бәйрәмне ашкынып көткән авылдашларыбыз, кунакка кайткан чит җирләрдә яшәүче туганнарыбыз, күрше Татар Әбдекие, Карабикол авылларыннан һәм Татарстанда гомер итүче якташларыбыз мәйданга агылды.

Иртән-иртүк мәйданда, халыкны бәйрәмгә чакырып, музыка яңгырап тора. Сатучылар товарларын җәеп салганнар, учакларда шашлык һәм пылау өлгереп килә.Үзара хәл-әхвәл сорашып, кү¬решеп торган арада милли бәйрәм башлануын белдереп мәйдан өстендә Рәис хәзрәт Минаҗетдин укыган Коръән аятьләре яңгырады. Ул изге теләкләр теләп, бәйрәмгә хәер-фатихасын бирде.
Аннан соң сүз Шенталы районы башлыгы Александр Михайлович Лемаевка бирелде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, Сабан туен татар халкы гореф-гадәтләрен дәвам итүче, дусларны, туганнарны берләштерүче һәм кавыштыручы милли бәйрәм дип атады, барыбызга да исәнлек, иң мөһиме, илебезгә тынычлык теләде. Җирлек җитәкчесе Ринат Хәлиуллин да сәламнәрен җиткергәннән соң, тырыш, булдыклы авыл хезмәтчәннәренең, авыл активистларының эшләре югары бәяләнде, алар Мактау кәгазьләре һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Авылыбызда 45, 50 ел бергә гомер итүче авылдашларыбыз: Раил һәм Заидә Зәкиуллиннар, Габделхак һәм Нурсинә Шәймәрдәновлар, Наил һәм Тәнзилә Зәкиуллиннарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Илфат Сатдаров колга башына сөлге менгереп бәйләгәч, мәйдан өстендә Сабан туе биюе тантана итте. Мә¬әният йорты каршында эшләп килүче “Чулпан” фольклор ансамбле һәм “Мизгел” балалар ансамбле үз осталыкларын күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, күрше Татар Әбдекие авылыннан килүче һәвәскәр артистлар да үзләренең матур көй-моңнары белән илһамландырып тордылар, онытылмаслык музыкаль хисләр бүләк иттеләр. Мәйданда өлкәннәр дә, сабый балалар да рәхәтләнеп төрле уеннарда катнаштылар. Ә балалар чыгышы белән башланып киткән көрәш, ниһаять, әкрен генә олы ир-егетләр кулына күчте.
Гомер-гомергә милли татар көрәше Сабан туе бизәге булып торган һәм тора да. Көне буе барган көрәш нәтиҗәсе буларак, күрше Четырла авылы егете Сергей Егоров – беренче, авылдашыбыз Нурислам Зәкиуллин – икенче, ә Шенталы егете Илдар Сафиуллин өченче урынны яуладылар һәм тиешенчә бүләкләнделәр.
Сабантуйда чапкан атларга
Түзәлмадым, кулым
болгадым.
Яшьлегемне алып
чаптылыр,
Күреп кенә калдым тузанын, – дип җырлыйлар бит.

Сабан туендагы ат чабышын күрер өчен генә килгән кешеләр дә байтак бездә, Асылда, алар барысы да олы яшьтәге кешеләр. И-и, кычкырыштылар, и-и, шатландылар инде! Мәйданга атлар килеп керделәр. Дулкынландыргыч минутларда ярсыган чабышкыларга сөлгеләр, яулыклар китереп бәйләделәр. Хуҗалары да бүләкләнде. Җиңүчеләр дә мәгълүм булды. Менә алар: Слава Полянский – беренче, Данил Кузьмин – икенче, Николай Марков – өченче, Айнур Фәттахов – дүртенче урынга лаек дип табылдылар.

Менә шулай итеп көтеп алынган Сабан туе тәмам булды. Авыл халкы бәйрәмдә кичергән рәхәт мизгелләрдән соң, сату рәтләреннән тәм-том күчтәнәчләр алып, өйләренә таралыштылар. Ә кичен авылыбыз өстендә хуш исле шашлык, таба ашлары исе таралды, иртәнгә кадәр биредә җыр-моңнар яңгырап торды.
Денис авылы Сабан туе, һәрвакыттагыча, күңелле һәм милли бизәкләргә бай булып узды.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*