tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкә Сабантуе 8 июльдә Аргаяш районы Норкино авылында була
Чиләбе өлкә Сабантуе 8 июльдә Аргаяш районы Норкино авылында була

Чиләбе өлкә Сабантуе 8 июльдә Аргаяш районы Норкино авылында була

Чиләбе өлкәсе Сабантуе Аргаяш районы Норкино авылында 8 июль көнне була. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Сабан туенда өлкәнең күп кенә районнарыннан килгән вәкилләр концерт программалары, күргәзмәләр, бәйге һәм спорт ярышларында осталыгын күрсәтәчәк.

Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортостан Республикалары делегацияләре булыр дип көтелә. Алар тулы бер шәһәрчекләр төзеп, сәүдә рәтләре ясый, концертларын тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*