Җәй тәмамлануның тагы бер күрсәткече – педагогларның август конференцияләре. Менә безнең төбәктәге татарлар компакт яшәгән районнарда да киңәшмәләр үткән атна ахырында һәм агымдагысының башында узды. Быел алар “Педагог һәм остаз елы”на һәм үсеп килүче буынны яңартылган федераль стандартларга өстенлек биреп укытуга багышланган иде.
Сергач округының педагогик хезмәткәрләре традицион киңәшмәгә 24 август көнне “Венеция” кафесының зур залына җыелды.
Биредә бар нәрсәгә, төрле чаралар уздыруга креатив караш киң кулланыла, август киңәшмәсе дә үткән елда педагогик интенсив форматында узса, быелгысы “Концепция развития социальной сферы Сергачского муниципального округа “Социальная сфера 2.0” исеме астында педагогик форум формасында булды.Анда укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре җыелган иде.
Округ администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова форумны ачып, катнашучыларны җылы сәламләде, аннары Россия гимны яңгыраганнан соң, Россия Федерациясе мәгариф министрының август киңәшмәләре катнашучыларына юлланган видеомөрәҗәгате күрсәтелде.
Министр агымдагы елның педагог һәм остаз елы булуына басым ясап, яңа уку елына куелган максатларга тукталып үтте, яңа тарих китабының кулланышка кертелүе һәм 1 сентябрьгә кадәр илебезнең барлык мәктәпләре аның белән тәэмин ителәчәген белдерде һәм, әлбәттә, коллегаларын котлап, уңышлар теләде.
Аннары округ җитәкчесе Олег Радаев барлык катнашучыларны җылы сәламләп, педагог хезмәтенең мөһимлеген ассызыклады һәм катлаулы, әмма иң кирәкле булган хезмәтләрендә түземлек, сабырлык, уңышлар теләде.
2023-2024 уку елы яңартылган дәүләт федераль белем бирү программасы буенча башланыр.
Округта 10 мәктәпкәчә, 9 гомуми һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениеләре бар.
Кадрларга килгәндә, балаларга 359 белгеч белем-тәрбия бирер, шуның 108е югары, 160ы беренче категорияле педагоглар.
Беренче тапкыр парта артына 272 бала утырды, ә тулаем укучылар саны 2859.
Татар авылларына килгәндә, җиде авылның берсендә – Камкада гына тугыз еллык мәктәп бар. Анда быел 17 укучы белем алыр, ә 1 класска нибары 1 бала кергән.
Күп кенә укытучылар, тәрбиячеләр, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып уңышка ирешкән. Алар һәм укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар кулланып, күрсәткечләре югары булган педагоглар катнашында “Образование в лицах” дигән кызыклы видеоролик күрсәтелде, анда катнашучыларның фоторә-семнәреннән төзелгән галерея да зур кызыксыну уятты. Арада милләттәшләребез – Камка балалар бакчасы мөдире, грибанлы Гөлнур Зиганшина белән Сергачтагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рафаэль Арифуллинның булуы да шатландыра.
Округ мәгариф системасында тормышка ашырылачак дүрт проект тәкъдим ителде һәм форум кунаклары – югары икътисад мәктәбенең милли эзләнүләр университеты (НИУ ВЭШ) хезмәткәрләре, мәскәүле экспертлар Антон Кухарев, Константин Серегин, югары икътисад мәктәбенең Түбән Новгород филиалы директоры Анна Бляхман аларның дүртесен дә югары бәяләп, үз фикерләрен белдерде, кайбер тәкъдимнәрен кертте һәм тулаем округ мәгариф системасы эшчәнлеген югары бәяләделәр.
Ирина Борисовна форумга йомгак ясап, барлык катнашучыларга, олы кунакларга, социаль партнерларга рәхмәт белдерде, коллегаларына уңышлар теләде, ә алда тәкъдим ителгән проект спикерларына сертификатлар тапшырды. Форум музыкаль мәктәптә укучы балаларның матур, эмоциональ чыгышы белән тәмамланды.
Кызыл Октябрь округында педагоглар киңәшмәсе 25 август көнне традицион рәвештә Уразавыл мәдәният йортында узды һәм ике йөзгә якын бу һөнәр иясен җыйды.
Күркәм гадәт буенча әлеге чара мәктәп укучыларының иҗади чыгышлары белән башланды.
Округ хакимияте исеменнән педагогларга җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов һәм депутатлар Советы рәисе Мария Подшивалова мөрәҗәгать итте һәм укытучыларга сабырлык, сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Мәгариф һәм яшьләр эше комитеты рәисе Рауф Ваһапов узган уку елына нәтиҗәләр ясап, яңасына куелган максатларны билгеләп, эчтәлекле доклад әзерләгән иде.
– Узган уку елы район мәгариф системасы өчен тулаем алганда уңышлы булды, Һәрвакыттагыча, ул үз проблемалары һәм казанышлары белән истә калыр. Педагог һәм остаз елы кысаларында күп чаралар һәм конкурслар оештырылды. Шулай ук кайбер юнәлешләр буенча кызыклы, перспективалы проектлар тормышка ашырылды.
Кызганычка, кире реорганизация терминын кулланырга туры килә. 29 августтан Чүмбәли мәктәбе Уразавыл мәктәбенең филиалы булып саналыр, ә анда башлангыч класслар гына укытылыр һәм мәктәпкәчә төркем эшләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф тармагына дәүләт тарафыннан игътибар елдан-ел арта бара.
Барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән тәбрик итәм. Һәркайсыгызга үз эшегезнең нәтиҗәсен күреп, куанып яшәргә язсын. Игелекле хезмәтегез өчен олы рәхмәт белдерәм, – диде Рауф Надирович.
2023-2024 уку елында округта 15 белем-тәрбия бирү учреждениеләре – мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениесе һәм Пильна агропромышленность техникумының уку үзәге эшләр. Парта артына барлыгы 630 укучы утырган, шуның 46сы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлаган.
Конференциянең икенче өлеше спикерлар чыгышыннан торды. Зур Рбишча һәм Семочки мәктәпләре җитәкчеләре Гөлнара Фәхретдинова белән Әлфия Сюняева, Уразавыл мәктәбе директоры урынбасары Гөлнара Садретдинова, Салган мәктәбенең ОБЖ укытучысы Марина Дыдыкина һәм балалар бакчасы мөдире Валентина Карманова, Уразавыл һәм Суыксу балалар бакчалары тәрбиячеләре Дина Жиһаншина һәм Гөлнара Сәбитова, өстәмә белем бирү үзәге методисты Рәмис Закиров белем бирү процессына кагылган темаларга эчтәлекле докладлар ясады.
Һәрвакыттагыча, бүләкләүләр күп булды. Рафаэль Нәбиуллович, Мария Николаевна һәм Рауф Надирович Зур Рбишча мәктәбен уңышлы тәмамлаган Айдар Фазлуллин һәм Рәсим Фетхуллинга алтын медальләр, ә Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук округ администрациясе һәм мәгариф коми-теты тарафыннан белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре, укытучылар, тәрбия-челәр һәм техник персонал – нибары иллегә якын кеше Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнеп үтелде.
Педагоглар конференциясе Уразавыл мәдәният йортының артистлары башкаруындагы музыкаль номерлар белән тәмамланды.
Спасокругы мәгариф хезмәт-кәрләренең 30 августта узган киңәшмәсенең беренче өлеше район үзәгенең мәдәни – ял итү үзәгендә форум форматында узды.
Регистрация узганнан соң, катнашучылар Спас урта мәктәбе һәм балалар иҗаты үзәге эшчәнлеген чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә белән танышты.
Педагогларны, тәрбиячеләрне округ җитәкчесе Татьяна Бирюкова һәм депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов җылы котладылар, округның мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Зайцева “Спас муниципаль округының мәгариф системасы үсеше: белем-тәрбия бирүдә яңа ориентирлар” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Спас агропромышленность тех-никумының директор урынбасары Наталья Подлесова һәм округ үзәге урта мәктәбе директоры Валентина Чавкина тирән эчтәлекле тематик чыгышлар ясады.
Форумның икенче өлеше округ үзәгенең урта мәктәбендә дәвам итте. Анда оештырылган кофе-брейктан соң форум катнашучылары дүрт локациягә, элеккечә-рәк әйткәндә, секцияләргә бүленеп эшләде.
Модераторлар җитәкчелегендә-ге “Профориентация”, “Тәрбия”, “Мәктәпкәчә белем бирү” һәм “Мәгариф проектлар фабрикасы” дип аталган локацияләрдә өчәр-дүртәр спикер чыгыш ясады, һәркем үз юнәлеше буенча күп кенә кирәкле һәм файдалы информация алды.
Округта быел 681 укучы белем алыр, 1 класска 70 бала кергән.
Дүрт татар авылы – Бозлау, Тукай, Ишавыл балалары белем алган Татар Моклокасы мәктәбендә укучылар саны 34, беренче класска алты бала килгән. 10 класс быел юк, ә чыгарылыш класста бер укучы.
Пильнаокругында август конференциясе шулай ук 30 август көнне округ үзәгендәге “Содружество” мәктәбенең актлар залында узды.
Мәгариф хезмәткәрләрен Пильна округы үзидарә башлыгы Сергей Бочканов җылы сәламләп, яңа уку елында яңа ачышлар, уңышлар теләде.
“Образовательное пространство Пильнинского муниципального округа в контексте основных стратегических ориентиров: достижения, проблемы перспективы” – менә шундый исем астында узды биредә август киңәшмәсе һәм округның мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Клинцеваның доклады да шушы тема буенча иде.
Сыйфатлы белем-тәрбия бирүгә багышланган дистәгә якын чыгыш ясаучылар арасында Сафаҗай урта мәктәбенең тарих укытучысы Елена Атауллина да бар иде. Аның “Особенности профориентационной деятельности в работе с одаренными детьми” темасы буенча чыгышы зур кызыксыну уятты.
Округта быел 1 класска 181 укучы керде, тулаем укучылар саны 1710. Татар авылларына килгәндә, Сафаҗай мәктәбендә 2023-2024 уку елында 138 укучы белем алыр, 1 класска 8 бала кергән. Шунысы куандыра – 10 класска 17 укучы калган, ә чыгарылыш классында алар 8әү.
Петрякс мәктәбендә бүген парта артына барлыгы 104 укучы утырды, шуның 9ы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлады. 10 класста 5, 11дә 8 укучы.
Анна Александровна киңәшмәгә йомгак ясап, рәхмәт белдерде һәм барча коллегаларына уңышлы уку елы теләде.
Без дә барлык мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән ихластан котлыйбыз, ана телебезне саклап исән-сау эшләргә язсын, уңышлар, яхшы укучылар, яңа ачышлар, түземлек телибез сезгә, хөрмәтле педагоглар, хәерле сәгатьтә булсын!
Наилә ЖИҺАНШИНА, Илнар САДЕКОВ әзерләделәр.