Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә Чыршы бәйрәме узды. Анда “Өмет” газетасында “Балалар сәхифәсендә” чыгып килүче бәйгедә актив катнашучы балаларны кунакка чакырдылар. Әлеге сәхифә ай саен чыга. Малайлар һәм кызлар анда даими катнаша.
Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар Кызы да килгән иде. Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова һәм Кыш бабай балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.