tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дискуссион мәйданчыклар булдыру турында сөйләштеләр
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дискуссион мәйданчыклар булдыру турында сөйләштеләр

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дискуссион мәйданчыклар булдыру турында сөйләштеләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дискуссион мәйданчыклар булдыру турында сөйләштеләр. Җыелышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды.

2024 елның 4-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга 800 делегат көтелә. Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Кукмара районына сәфәр каралган. Форум кысаларында эшмәкәрләр үз юнәлешләре буенча 4 төрле мәйданчыкка бүленеп фикер алышачаклар дип планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*