Күренекле якташыбыз, татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, икенче бер күренекле якташыбыз, җырчының актуклы авылдашы Рифат Фәттахов тарафыннан 14 мартта Уразавылның “Идел” кафесында оештырылган ифтар бик игелекле, рухи шартларда узды. Аңа төбəктəге татар милли-мəдəни оешмалар җитəкчелəре, җирле бизнес вәкилләре, авыл хуҗалыгы рәисләре, хөрмәтле аксакаллар һәм Ваһапов фондының информацион партнерлары чакырылган иде. Ә ифтар табыны түренә өлкә руханилары, округ җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле һәм мәҗлес хуҗасы үзе утырды.
Ифтарның программасы бай һəм бик эчтəлекле булды: мәҗлес Коръəн һəм дога укудан башланып киткəннəн соң, ифтарның баш оештыручысы Рифат Фаттахов сүз алып, аны ачып җибəрде. Чыгышында барлык кунакларга рəхмəтен белдереп, 22 мартта Казанда фонд тарафыннан үткəрелəчəк Ифтар турында һəм 11 апрель Түбəн Новгородта узачак Рəшит Ваһапов исемендəге Халыкара татар җыры фестиваленең XX юбилей Гала- концерты турында сөйләп узды.
Өлкə Диния нəзарəте рəисе Гаяз хәзрәт Закиров ифтар кичəсенə багышланган вəгазендə Рамазан аена хас булган рухи кыйммəтлəр, якыныңа карата мəхəббəт һəм кайгыртучанлык турында сөйлəде.
Җыелган кунаклар дога укып, табынга куелган ризыклар белəн авыз ачты, сыйлана-сыйлана аралашуларын дəвам итте, бер-бер артлы сүз алышты. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Разил Зиннəтуллин, Кызыл Октябрь округы башлыгы вазифаларын башкаручы Равил Сəйфетдинов, Татарстанның Түбəн Новгород өлкəсендəге сəүдə-икътисади вəкиле Айрат Усманов, өлкə татарлары конгрессы рəисе Гаяр Хəсəнов, региональ татар автономиясе рəисе Мирзәхләм Абдулганиев, күренекле эшмəкəр, миллəтпəрвәр шəхес Ирфан Шаипов, “Туган як” газетасының баш мөхəррире Олег Әндәрҗанов, “Сергач- Татар радиосы” директоры Фəрит Аймалетдинов җыелган кунаклар каршында чыгыш ясап, 11 апрель көнне Түбəн Новгородта үтəчəк Ваһапов фестивален бергəлəшеп югары дəрəҗəдə үткəрергəсүз куештылар.
Ә кичə дəвамында Ваһапов фестивале лауреатлары Ранис һəм Гөлия Габбазовлар моңлы һəм күңеллəрне тибрəтүчəн мөнəҗəтлəр башкарып, җыелган кунакларның күңеллəрен юатты. Аларга кушылып, кичəне алып баручы Илдар Кыямов та үзенең йөрəк түрендəге мөнəҗəтен башкарып, тыңлаучыларны таң калдырды.
Менә шулай Ваһапов фонды тәкъдим иткән ифтар дипломатиясе Уразавылда авыз ачу, фикер алышу, Коръән уку, матур азан, гыйбрәтле мөнәҗәтләр тыңлау белән бик эчтәлекле һәм файдалы узды.
11 апрельдә Түбән Новгородта аның юбилей Гала-концерты да безнең татарлар өчен бер тарихи вакыйга булыр дип ышанабыз.
Олег Хөсәинов.
“Туган як” газетасы