Омск өлкәсе Усть-Ишим районы, Әшевән авылында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Гидрокостюмнарда, кем гади көймәдә, кем мотор көймәсендә йөри.
Ярты авылның мөлкәтенә зарар килә, терлек зыян күрә. Югалтулар зур, кайбер урамнар коточкыч.
Шулай ук бүген Әшеван авылыннан соң, Әбәркүл авылында да су басуы турында хәбәр иттеләр.
Без, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар дөньясын табигать афәтенә дучар булган кешеләргә булышырга чакырабыз. Әлеге фаҗигагә битараф булмаучылар түбәндәге реквизитлар буенча матди ярдәм күрсәтә ала. Барыбыз да бердәм булып, шушы балә-казага юлыккан кешеләргә ярдәм итүдә үз өлешебезне кертик. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез.
Реквизитлар:
Полное наименование: Республиканский общественный фонд Всемирного конгресса татар
Юридический адрес: 420015, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Карла Маркса, д.38/5
ИНН/КПП: 1653007500/165501001
Расчетный счет: 40703810162020100015
Наименование банка получателя: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань
Кор. счет: 30101810600000000603
БИК банка получателя: 049205603
В графе «назначение платежа» Жертвователь указывает – «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийных бедствий».
Публичная оферта о заключении договора пожертвования
Физик затлар өчен махсус QR-код булдырылды: