tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Икенче Вагай авылы халкы белән горурланам
Икенче Вагай авылы халкы белән горурланам

Икенче Вагай авылы халкы белән горурланам

Авылым халкы, аларның изге эшләре белән ихлас күңелемнән горурланам. Төмән өлкәсендәге Икенче Вагай авылында ярдәмчел кешеләр, илебезнең патриотлары яшиләр. Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, төрле дәрәҗәдәге якташларыбыз сугышчыларга ярдәм күрсәтү теләге белән берләшеп посылка җыялар, шәмнәр эшлиләр. Икенче Вагай авылында яшәүче милләттәшләребез үзебезнекеләрне ташламыйлар. Лаеклы ялда булганнар өйдә утырмыйлар, ярдәмгә киләләр, яшьләргә үрнәк булалар. Төмән өлкә газетабыз “Яңарыш”та, “Татарлар” газетасында башка җирлекләрдә дә актив кешеләр булганы турында укып барам. Туган авылымда яшәүче патриот якташларым турында язарга булдым. Мин аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланып кайтам.

Алар тырышып шәмнәр ясыйлар. Солдатларга шәм янында җыелып утырырга, аяк киемнәрен киптерергә була. Үз илебез патриотлары, авылдашларым үз куллары белән эшләгән шәмнәрне, җыелган посылкаларны хәрбиләргә җибәрәләр. Илебез халкы тыныч дөньяларда яшәсен дигән теләкләребезне юллыйбыз. Авылдашларыбыз гуманитар ярдәм җыеп посылкалар тутырып күп мәртәбә инде җибәрделәр. Бу изге эштә актив катнашканнарга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Мәчет хәзрәте Чәгъвар Курмандаевка, хәзрәт Марсель Нәбиевка, Әхәтовлар гаиләсенә, Әнисә Камалетдиновага, Санилә Хөсәеновага, Суфия апа Бакиевага, Элмира Калбаевага, Сәвия Тимербулатовага, Рауза Хәйретдиновага, Рауза Алимовага, Хәдичә Мирхәйдаровага, Нәчия, Диләрә Калбаевага, Хәдичә Мәчитовага, Мәдинә, Руфина Курмандаеваларга, Маннур Рафиковка, Фәния Нәбиевага эшләрендә уңышлар телибез.

Авылыбызда кирпечтән төзелгән зур, матур мәчет эшли. Кызганычка, мәчеткә кеше күп йөрми, дини бәйрәмнәрдә халык җыела, авылдашларыбыз шәһәрдән туган авылларына кунакка кайталар. Авылның хатын-кызлары актив, тырышлар. Авылдашларыбыз җыелышып, мәчеткә балалары белән килеп, хәзрәтебез белән бергәләшеп Коръән ашларын үткәрәләр.

Үзем туган авылымнан еракта түгел Тубыл шәһәрендә яшәсәм дә авылыма кайтып, авылдашларым, туганнарым белән аралашып яшим. Аларның изге эшләрендә уңышлар телим, ярдәмчел, патроит халкым белән горурланам.

Фәния Мелибаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*