tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда җиденче тапкыр “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе узды
Казанда җиденче тапкыр “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе узды

Казанда җиденче тапкыр “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе узды

Бөтендөнья Татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Ак калфак татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән бергәлектә “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесен инде җиденче тапкыр үткәрә.

Бәйге Казан каласында инде берничә ай бара. 300гә якын бала арасыннан сайланып алынган егетләр һәм кызлар төрле яклап сыналды: кызлар май канаты ясау, өчпочмак пешерү һәм сәдәпләү осталыгын күрсәттеләр, егетләребез үзләренең җитезлекләрен, кәрзин үрү сәләтләрен күрсәттеләр.

Бүген, 13 май, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә бәйгенең финалы узды. Нәни дусларыбыз үз осталыкларын тагын бер кат күрсәтте.

Финалда катнашучыларны һәм тамашачыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

-Балаларыбызның Казан сәхнәсендә чыгыш ясавы аларның тормышларында тарихи мизгел булып тора. Бер баланы чыгышка әзерләү өчен, аның әти-әнисе, әби-бабасы, туганнары, балалар бакчасы коллективы зур көч куя. Бу бик ихлас бәйге. Илебезнең Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елында, Бөтендөнья Татар конгрессы игълан иткән Шәхесләр елында без балаларыбызны күрсәтеп, аларга бүләкләр тапшырабыз. Бәйгедә 300 катнашучы, димәк, меңләп кеше аңа үз өлешен кертә, – диде ул.

Шулай ук Данис Шакиров Баһавиевлар һәм Зиннуровлар гаиләсенә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйге башында катнашучылар үзләре белән таныштырды. Шулай ук һәр катнашучы иҗади номер әзерләгән иде. Малайлар һәм кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Балалар һәр тамашачының йөрәгенә үтеп керә алдылар. Алга таба малайларыбыз галстук бәйләү сәләтләрен күрсәттеләр. Кызларыбыз өчен бәйгенең бер этабы яулык бәйләү булды.

Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң киләчәк буынга тапшырырга кирәк. “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе шуны күз уңында тотып оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*