tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Изге Болгар җыены»нда «Тәүбә» чарасы узды
«Изге Болгар җыены»нда «Тәүбә» чарасы узды

«Изге Болгар җыены»нда «Тәүбә» чарасы узды

Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» үтә. Бу бәйрәм Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла.

Быел Изге Болгар җыенының дини юнәлешен көчәйтү өчен Татарстан мөфтияте беренче тапкыр программага “Тәүбә” чарасын зурлап кертеп җибәрде. Җәмәгать белән тәүбә кылу тәүге мәртәбә Изге Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше буларак узды. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чараны Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барды. Баш мөфти мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*