tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы узды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы чыгыш ясады.

– Безнең таянычыбыз – дин әһелләре. Дин аша гына без үзебезне саклап кала алабыз. Без сезнең белән ел саен очрашып, Изге Болгар җирлегенә барабыз. Бу эшләр зур нәтиҗә бирә. Әлеге  эшкә без үзебезнең өлешебезне дә кертәбез. Бездә 20 миллионнан артык мөселман яши. Тәҗрибә уртаклашу мәсьәләсендә форумнар үткәрү, сезнең белән аралашу – илебез өчен бик зур этәргеч. Сезнең хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бу чыннан да зур хезмәт. Киләчәктә дә шулай бергә эшләргә насыйп булсын! – диде ул.

Пленар утырыш ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*