tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа шәһәрнең Ак әбие
Яңа шәһәрнең Ак әбие

Яңа шәһәрнең Ак әбие

Бәхетле картлык кичерүче Ак әбиләрне күргән саен сокланып куям. Алар белән сөйләшеп туймыйсың, акыллы, төпле киңәшләрен күңел түренә салып куясың. Аллаһыга шөкер, андый Ак әбиләребез, арабызда бар әле.

Яңа шәhәрдә яшәүче мөлаем, ягымлы Ак әби – Зәкия хаҗия Сафиуллинаны төбәгебездә белмәгән кеше сирәктер. Ул гаҗәеп тыйнак, сабыр, итагатьле булуы белән аерылып тора. Шулай ук дөньяви hәм дини тормышны бер-берсеннән аерылгысыз итеп, дөрес алып баруы белән дә бик күпләргә үрнәк. Өлкәбез мөселманнарын әйдәп баручы шәхесне – мөфти Илдар хаҗины тудырып үстергән, үзенең хәләл күкрәк сөте белән аңа иман нуры иңдергән кадерле, газиз, олы йөрәкле Ана ул.

Зәкия хаҗия өлкәбезнең Павловка районы Евлейка авылында Илачетдин ага белән Вәсвиҗамал апаның ун балалы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Тырыш, максатчан кыз кечкенәдән үк белемгә омтыла. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, район үзәгендә укуын дәвам итә.

Урта Азия якларыннан кунакка кайткан бертуган Рабия апасы белән үтә дә мәрхәмәтле, кунакчыл Фоат җизнәсе Зәкияне үзләре белән Бохара шәhәренә алып китәләр. Анда ул кичке мәктәптә белем ала, ә көндезләрен эшләп бераз акча туплый. Ерак җирләрдә ике ел шулай узып та китә. Туган ягын өзелеп сагынган 18 яшьлек кыз бала, түзәр чамасы калмагач, Ульяновскига кайтып урнаша. Yз көче, тырышлыгы белән медицина училищесына укырга керә. Бу аның балачак, яшьлек хыялы була – ул үзен авыруларны дәвалаучы ак халатлы шәфкать туташы итеп күзаллый.

Ләкин язмыш аның хыялын бүтәнчә хәл итеп куя. Училищеда өч ай белем алганнан соң, студентларны практика үтү өчен моргка алып баралар. Шунда Тереньга районыннан килгән шук кыз бер мәетнең кулын кискен рәвештә Зәкия апа өстенә ташлый. Куркуыннан шок кичергән кызчык шуннан соң училищега бүтән аяк та атламый. Әмма ул бүген дә ак халатлы hөнәр ияләренә, ягъни медикларга гашыйк булып, сокланып яши. Хастаханәгә барган саен аларга яратып, озак итеп карап тора. Ярый әле безне дәвалап, безнең өчен кайгырып торучы шундый шәфкатьле һөнәр ияләре бар, ди ул.

Медицина училищесында белем алырга насыйп булмаса да, ул аңа сөйгән ярын – гомерлек мәхәббәтен очратырга ярдәм итә. Көзен студентлар белән бергә Чардаклы районы Yрәнбаш авылына бeрәңге казырга барган чибәр, тырыш татар кызына Фагил исемле кыю, баhадир егет гашыйк була. Яңа ел алдыннан никах укытып, алар авылда яши башлыйлар. Төп йортта каената hәм каенана белән биш ел дус-тату, аңлашып гомер кичергәннән соң, күрше Озерки авылына барып урнашалар. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Зәкия апа егерме елга якын почта бүлеге мөдире булып хезмәт итә. Аның тырыш, җитез, игелекле, ярдәмчел булуын авыл халкы әле дә булса сагынып искә ала. Ул елларда почтальоннар һәр йортта көтеп алынган кеше була. Алар ерактан юлланган хатларны да, пенсия акчаларын да, газета-журналларны да тиз арада иясенә илтеп җиткерергә тиеш була бит.

1988 елда язмыш җилләре Сафиуллиннар гаиләсен Ульяновск шәhәренә алып килә. Бәхетле, матур гомер кичергәндә, йортка зур кайгы килә – гаилә башлыгы 56 яшендә кинәт вафат була. Тормыш юлдашын югалту хәсрәтен бераз җиңеләйтү hәм Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән Зәкия апа кулына Коръәни-Кәрим китабын ала hәм акрын гына намазга баса.

«Ислам дине кануннарына буйсынып яши башлау бер генә дә авыр булмады. Чөнки әти-әнием дини, гыйлемле кешеләр иде. Шулай ук бала чакта әби-бабай тәрбиясе алырга да насыйп булды. Нәни чакта аларның үгет-нәсыйхәтләре, өйрәткән догалары һич кенә дә онытылмый, күңел сандыгында саклана”- ди Зәкия ханым.

Менә егерме елдан артык инде Ак әбиебез Иделаръягы районында абыстай вазыйфасын башкара. Аны барлык динкардәшләребез дә ихтирам итә, олылый. Районда бер генә дини чара да Зәкия ханымнан башка узмый. Уңышлы гына эшләп килүче Ислам мәдәни-агарту үзәгендә дә ул көтеп алынган олуг кунак. Биредә аны хөрмәт итәләр, төпле киңәшләренә һәрвакыт колак салалар.

«Хак вә пакь динебезнең үсеш юлыннан баруына сөенеп туялмыйм. Онык-оныкчыкларым белән бергә басып намаз уку әйтеп бетергесез зур бәхет ул»,- ди Зәкия апа.

Яңа шәһәрнең хөрмәтле остабикәсе Зәкия апага өч тапкыр барча мөселманнар өчен дә изге җирләрдә – Мәккә hәм Мәдинәдә хаҗ сәфәрендә булып кайтырга насыйп иткән.

Бүген Ак әбиебез бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә. Уллары Илдар һәм Рафаэль, киленнәре Сания һәм Алсу, оныклары Гөлсем, Рәсимә, Ильяс, Абдусамәт, Әминә һәм алты оныкчыгы – барысы да дин юлыннан атлыйлар. Балалары газиз әниләрен хөрмәт итеп яшиләр, ә балдан татлы онык-оныкчыклары, әбием, дип өзелеп торалар.

Саф күңелле, мәрхәмәтле Зәкия хаҗия намазга баскан саен Аллаhы Тәгаләдән илебезгә тынычлык, иминлек, бала-оныкларына исәнлек-саулык, тәүфыйк, иман ныклыгы насыйп итүен сорап дога кыла.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*