tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова Сабантуйга «сөрән салу» һәм «бүләк җыю»ның аермасын аңлатты
Кадрия Идрисова Сабантуйга «сөрән салу» һәм «бүләк җыю»ның аермасын аңлатты

Кадрия Идрисова Сабантуйга «сөрән салу» һәм «бүләк җыю»ның аермасын аңлатты

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия ИдрисоваСабантуйга «сөрән салу»ның «бүләк җыю»дан нәрсәсе белән аерылуын аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

21 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыялар. Кадрия Идрисова сүзләренчә, бу күренешне төрле җирдә төрлечә атыйлар. шул исәптән «сөрән салу» дип әйтү дә очрый.

«Бу гадәтне «сөлге җыю», «бүләк җыю», «сөрән салу» дип атыйлар. Быел күп кенә җирләрдә «сөрән салу» дип әйтә башладылар, ләкин сөрән салу башкача. Ул Кукмараның бер-ике авылында сакланып калган. Быел армия сафларына китәсе егетләр өсләренә ап-ак күлмәк, кара чалбар, башларына түбәтәй, аякларына киез итек киеп, билләренә чигелгән сөлге бәйләп төнге сәгать бердә бүләк җыярга чыгып китәләр. Алар төнлә җырлап килә, анда авыл йокламый. Бу сөрән салу дип атала», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, көндез бүләк җыюны да сөрән салу дип атау дөрес түгел. Сөрән салу Сабантуй алдындагы төндә була. «Моның тәртибен без инде белергә тиеш. Кечкенә вакытта кычкырып уйный башласак, әбиләр: «Сөрән салмагыз», – дип әйтә иде», – дип искә алды ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*