tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Халыкара Иртыш буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
II Халыкара Иртыш буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

II Халыкара Иртыш буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 25 июньдә, Омск өлкәсендә II Халыкара Иртыш буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Шулай ук утырышта Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Олег Заремба, Омск өлкәсе эчке сәясәт министры Анастасия Терпугова, Омск өлкәсе мәдәният министры Юрий Трофимов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, «Иртыш» өлкә Татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Тамир Алимбаев, «Мәдәният» Омск өлкәсе Региональ татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Радик Миңнеханов, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев утырышта катнашучыларны сәламләде, Омск өлкәсендә әлеге Сабантуйны үткәрү тәкъдимен өлкә Губернаторы җиткерүен әйтте һәм узган чаралар турында аңлатты. Бүгенге көндә әзерлек эшләренең яхшы гына алып барылуын хәбәр итте һәм рәхмәтләрен җиткерде.

Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Олег Заримба утырышта катнашучыларны сәламләде, Сабантуйга 1 ай гына калуын, 27 июльдә II Халыкара Иртыш буе Сабан туе Омск шәһәренең “Яшел утрау” паркында узачагын әйтте.

Утырыш барышында милли бәйрәмне уздыруга әзерлекнең гомуми концепциясе һәм оештыру-техник чаралар планы турында фикер алыштылар. Бәйрәм территориясендә уен һәм спорт мәйданчыклары, балалар Сабан туе мәйданчыгы, этно-авыл һәм «Дуслык аллеясы» булачак. Шулай ук бәйрәмдә кулинар рекорд куярга планлаштыралар. Бәйрәмдә Россия Федерациясенең төрле илләреннән һәм субъектларыннан делегацияләр катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*