Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуй ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марий Эл республикасының “Татар милли-мәдәни автономиясе” региональ иҗтимагый оешмасына микроавтобус бүләк итте. Бүләкне оешма җитәкчесе Әмир Шакировка тапшырдылар.
Шулай ук Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – автомобиль тапшырылачак.