Киров өлкәсе Малмыж районы «Зерновой» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе һәм чикләнгән җаваплылыктагы «Приор» җәмгыятенең генераль директоры Рашид Гафиулла улы Хәлиуллинга “Малмыж районының «Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу мактаулы исемне дәлилләүче Мактау кәгазе, билгесе һәм шаһәдәтнамә Рашид Гафиулла улына тантаналы рәвештә Малмыж Сабан туе сәхнәсендә тапшырылды.
Рашид Гафиулла улы Малмыж районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән патриоты. Озын гына хезмәт юлы дәверендә тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен Малмыж районы, Киров өлкәсе һәм Россия Федерациясе тарафыннан Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, аның фоторәсеме берничә тапкыр Мактау тактасын бизәгән, Киров өлкәсе авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исемнәренә лаек булган.