tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Туймәттән 87 яшьлек Роза әби хәрбиләргә оекбашлар бәйли

ВИДЕО: Туймәттән 87 яшьлек Роза әби хәрбиләргә оекбашлар бәйли

-Өлешчә мобилизация башлангач, 2022нче елда керештек бу эшкә. Фронтка ярдәм итү өчен курсташлар белән акча җыеп, Мәскәүдән йон җебе кайтарттык, – ди Гөлнур Хәйдәрҗан кызы. – Электән бәйләргә яраткан 87 яшьлек әнием бик теләп бу эшкә алынды. Рәхмәт, авылдашларыма, танышларга тәкъдимемне күтәреп алдылар, күмәк эш тиз башкарылды. Без оекбашларны Лисичанск шәһәренә җибәрдек, Яр Чаллы шәһәреннән Габдерәшит хәзрәт белән озаттык, ул алып китте.

Аларның тагын дистәләп җылы оекбашлары әзер. Роза әби кыш буе йон эрләп бәйләгән, бер минут та буш торырга өйрәнмәгән якташыбызның кулында бүген дә – бишинә.

-Без аларны армиягә китүче ир-егетләргә дә бирдек, – ди Гөлнур апа. – Кирәк кеше мөрәҗәгать итсен, без бик теләп булышабыз. Чимал әзерләргә әле бер капчык сарык йоны бар. Аны бер курсташым җибәргән иде.

Кадрия Гамирова фотолары

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*