tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимәләр гаилә кыйммәтләре сагында
Мөслимәләр гаилә кыйммәтләре сагында

Мөслимәләр гаилә кыйммәтләре сагында

Ульяновскиның “Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова мөселман хатын-кызлар оешмасы активистларын быел да теплоходта Идел буйлап сәяхәткә алып чыкты. Әлеге күркәм очрашу шәһәребезнең танылган меценаты Марат Якупов ярдәмендә оештырылды.

Быел инде ундүртенче тапкыр үткәрелгән истәлекле очрашу гаилә кыйммәтләрен саклау темасына фикер алышу белән башланып китте.

“Хатын-кызларыбызга – әниләр белән әбиләргә гаилә кыйммәтләрен саклау, бала-оныкларда милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләү, аларга динебез нигезләрен өйрәтү бурычы йөкләнгән. Безнең мөселман хатын-кызлар оешмасы шул юнәлештә күпкырлы эш алып бара. Гыйлемгә, әхлаклы булырга омтылучы гүзәл затларыбыз “Дин дәресләре мәктәбе”нә йөреп белем алалар. Тиздән анда кабат укулар башлана”,- диде Асия хаҗия.

Ә Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары, Россия хатын-кызлар союзының төбәк бүлеге җитәкчесе Алсу Айзатуллина гаиләдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калып яшь буынга тапшыруда әбиләр белән әниләрнең роле зур булуын билгеләп үтте. Аналар, дәү әниләр үзләренең балалары һәм оныклары белән үзебезчә – татарча сөйләшсеннәр иде, диде ул.

Димитровград шәһәре татар хатын-кызларын әйдәп баручы Римма Афандеева Җәмигъ мәчет карамагында эшләп килүче мөслимәләр оешмасының эш тәҗрибәсе белән таныштырып үтте.

“СВО зонасында хезмәт итүче якташ солдатларыбызның әниләре, хатыннары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның исемлеген булдырдык һәм төрле очрашуларга, корбан, ифтар мәҗлесләренә чакырып хөрмәтлибез, кунак итәбез”,- диде Римма ханым.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова әби-бабаларыбыздан рухи мирас булып күчкән гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен яшьләрне бай тормыш тәҗрибәсе булган гаиләләр, гомер буе бер-берсенә тугрылыклы калган парлар үрнәгендә тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде.

“2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без үрнәк татар гаиләләрен барлыйбыз. Татарча сөйләшүче, бала-оныкларына саф татар-мөселман исемнәре куштыручы, милләтебезнең киләчәге турында чын ихластан кайгыртучы гаиләләр бик күп алар”,- диде Гөлфирә ханым.

Күркәм очрашуга Бирючевка бистәсендә яшәүче, бар яктан да үрнәк булган Хасиятулла һәм Фәридә Молотковлар гаиләсе чакырулы иде. Алар саф татар телендә сөйләшүче, матур итеп җырлаучы, оста биюче ике оныкларын да җитәкләп килгәннәр. Балдан татлы оныкларыбызны үзебездән калдырмаска тырышабыз, милли һәм дини чараларга алып йөрибез, үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишетеп, күңел түрләренә, калебләренә сеңдереп үссеннәр, ди педагогик хезмәт ветераны Фәридә Молоткова.

Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мөселман хатын-кызлар союзы эшчәнлегенә соклануын белдерде.

“Тынгысыз йөрәкле Асия апабыз бар нәрсәгә дә өлгерә. “Дин дәресләре мәктәбе”н дә гөрләтеп алып бара, 17 нче китапханәдә дини очрашулар да оештыра, фикердәшләрен, тарафдарларын, шәкертләрен җыеп теплоходта сәяхәткә дә ел саен алып чыга. Аның бөтен тырышлыгы милләтебез үсешенә үз өлешен кертүгә юнәлдерелгән. Асия апа кебек милләт җанлы кешеләр күбрәк булсын иде”,- диде Рамис Сафин.

Ямьле җәйнең бер көнендә Идел буйлап сәяхәт мөнәҗәтләр әйтү һәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*