tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аюка токым турында
Аюка токым турында

Аюка токым турында

Индәр авылында Аюка токым вәкилләре конференциягә җыелдылар. Бу эшне күп көчен һәм вакытын биреп Югра дәүләт университетының индустриаль институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Юлия Сәфәралеева оештырды.

Бу инде өченче конференция. Безгә кадәр Вагай районының Тугыз авылында узды. Анда бабасы Али Рәхмәтуллин һәм әтисе Уразмөхәммәт Аблазисов тармагы вәкилләре җыелган.

Ә инде Индәрдә әбисе Мәхүбчамал Аюкина ягындагы нәсел өчен үтте. Юлия Уразмөхәммәт кызы 1897 елдагы беренче Бөтенроссия исәпкә алу материаллары белән таныштырды. Анда Тубыл губерниясенең Тубыл өязе Вагай волостенда Индәр авылында Аюков Мөхәмәтхәлим үз өендә яшәгәнлеге язылган. 2 яшәү өчен яраклы торагы булган. Беренче бабасы Мөхәмәтхәким Аюков Асинә Яхбинага өйләнә. Аларның Аюка, Пидифактума, Рәхим, Кәрим, Котайбирде, Чамалетдин, Хәтимә, Могалибә исемле балалары туа. Якын туганнарының берсе Төмәндә яшәүче 91 яшьлек Макзинур Айсинаның әңгәмәсенең видеосын экраннан карадык.

35-33

Конференциядә шулай ук Аяка токымы турындагы китапка мәгълүмат җыйган Сади Рафиков та чыгыш ясады. Сугыш, репрессия еллары да искә алынды.

Юлия Уразмөхәммәт кызы күп еллар фәнни эзләнгән мәгълүматларына нигезләнеп Иртеш буе татарларының мәгариф һәм мәдәният тарихы турында «Духовные всходы» монографиясен яза.

Киләчәктә катым ашында өч елга бер тапкыр, конференцияләрне, мастер-классларны төрле темаларга оештырырга сөйләштек. Токым хөрмәтенә агачлар утыртырга булдык.

Чара бергәләшеп якташыбыз Сәхир Хәбибуллин сүзләренә язылган «Ямьле Вагай буйлары» җырын башкару белән тәмамланды. Аннары Юлия Сәфәралееваның әби-бабасы яшәгән йортка катым ашка киттек.
Юлия Уразмөхәммәт кызына барысы өчен дә зур рәхмәт.

Тания АЙБАТОВА,
Вагай районы, Индәр авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*