tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә ия булды
“Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә ия булды

“Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә ия булды

Тубыл районында укытучыларның август ае киңәшмәсенең тантаналы өлешендә авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучыларны район хакимияте башлыгы Леонид Митрюшкин котлады. Ул укытучы һөнәрендә ирешкән уңышлары өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, Мактау грамоталар, Рәхмәт хатларын укытучыларга тапшырды. Мактаулы хезмәт ияләре арасында Полуяново урта белем бирү мәктәп укытучысы Луиза Вәлиулла кызы Таштимерова да иде. Ул РФның ”Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә ия булды.

Луиза Вәлиулла кызының педагогик хезмәт стажы 30 ел. Татар теле һәм әдәбият дәресләрен, физкультураны алып барган Луиза Вәлиулла кызы яратып эшләгән һөнәре, хезмәт юлы турында:”Мин Тубыл районы Сумкино поселогында тудым. Укытучы һөнәрен мәктәптә укыган елларымнан яраттым. Минем беренче укытучым Зоя Николаевна Абдуллина укытучы һөнәренә мәхәббәт, кызыксыну уятты. Аның укучыларын яратып, аларга белем һәм тәрбия бирүе минем өчен үрнәк булды. Аңа рәхмәтлемен. Мәктәпне тәмамлап Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының рус татар бүлегендә укыдым. Монда да укытучы һөнәрен, татар теле әдәбиятны, рус теле әдәбиятны яраткан, тирән белемле укытучылар эшләде. Укытуычыларыбыз безгә белем, тәрбия бирделәр, татар теле әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп укыттылар.

Биредә татар теле, әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынып укыган еллар әле онытылмый. Профессор Флера апа Сәйфуллинаны, педагогик фәннәр кандидаты Клим абый Садыйковны һәм барлык укытучыларны сагынып искә алам. Бүгенге көндә Полуяново мәктәбендә татар теле әдәбият дәресләре кертелүе, тәрбияви чаралар ике телдә алып барылганына шатланам. Укучыларыбыз татарча шигырьләр ятларга, җырларга яраталар. Алар белән гореф-гадәт йолалар, милли бәйрәмнәр буенча үткәрелгән чараларда катнашабыз. Укучылар төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып призлы урыннар алдылар. Бу юнәлешне саклап калуда җитәкчебез, мәктәп мөдире Ирина Дмитриеввна Старикованың роле зур булды. Аңа рәхмәтләремне әйтер идем,”-дип сөйләде.

Дәрәҗәле бүләккә лаеклы булган, төрле бәйгеләрдә, семинарларда катнашкан, һөнәри хезмәтендә ирешкән казанышлары, “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе алуы белән  хөрмәтле, милләт җалны укытучы Луиза Вәлиулла кызын котлап исәнлек-саулык, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешеп укытучы эшен дәвам итүен телибез.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*