tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәзрәтләр догалы сәфәргә чыкты
Хәзрәтләр догалы сәфәргә чыкты

Хәзрәтләр догалы сәфәргә чыкты

Республикабызның  өлкән хәзрәтләре  бер­гә  очрашып, җөмһүриятебезнең истәлекле урын­нары белән танышу, үзара аралашу өчен шундый  догалы сәфәргә чыгарга ниятләгәннәр. Хәзрәтләрнең безнең якларга сәяхәте Балык Бистәсе һәм Теләче районының истәлекле урыннары белән танышудан башланды. Хәйрияче Рифкать ага Шәфыйковның Кибәче төбәгендәге саф сулы чишмәләреннән авыз итеп, Туган авыл комплексындагы шәхси музеен караганнан соң, аксакаллар кояш баегач кына Саба җиренә аяк бастылар.Ул көнге сәяхәт “Тынычлык” мәчетендә җәмәгать  белән ястү намазы укып төгәлләнде.  Икенче көнге сәфәрләре “Солдатка аш” гуманитар ярдәм әзерләү штабы эшчәнлеге белән танышудан башланды. Хәзрәтләр биредә эшләүче хатын-кызларның солдатларга кипкән аш әзерләү процессын күзәттеләр. Делегация җитәкчесе,  Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов:

“Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән башкарылган бу изгелекләрегезнең саваплары күп булыр. Инде бу эшләр ничек кенә яхшы башкарылмасын, Раббыбыз ярдәме илә  бу сугышлар хәерле юл белән төгәлләнсен дә, Ватанны сакларга киткән ир балаларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде” – дип, биредә эшләүче хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

Алга таба сәфәр Сатыш авылы музей-мәдрәсәсен карау, Бигәнәйдәге  ишан хәзрәт каберлегенә зыярат кылу белән дәвам итте. Хәзрәтләргә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, мәдәният хезмәткәре Азат Солтанов Ишан хәзрәт турында тарихи чыганакларга нигезләнгән мәгълүматлар җиткерделәр. Биредә Ишан нәселеннән булган 16 кеше җирләнүе, хәзрәтнең авылда Ишанлык эшен алып бару белән бергә, халыкны дәвалау белән шөгыльләнүе турында да әйтеп уздылар. Соңыннан имамнар ишан хәзрәткә багышлап Коръән укып, дога кылдылар.

Чираттагы тукталыш – Лукоз кәҗә фермасы биләмәсен караганнан соң, хәзрәтләр Саба урман хуҗалыгына таба юл алды. Лесхоз бистәсендә иң элек легендар урманчы Нургали ага Миңнехановның кабере янында тукталдылар, рухына багышлап дога кылдылар, җитәкчеләр истәлек ташы каршысына тере чәчәкләр салдылар. Лесхозның Урман музеена, селекция үзәгенә оештырылган экскурсия дә кунакларда  җылы хисләр калдырды. Догалы сәфәр Сабаның  “Ямьле Саба” яр буен, ял итү урыннарын, паркларны карау белән төгәлләнде.

“Сабалар кунакларны элек-электән йөз итә беләләр. Сәфәребезнең башыннан ахырына кадәр безне аппарат җитәкчесе Марат Рәшит улы, мөхтәсиб Айнур хәзрәт озатып йөрде, бик файдалы, эчтәлекле сәфәр булды, Сабадан зур хис-кичерешләр белән китәбез.Сәфәрне оештырган район хакимиятенә, ярдәме тигән барлык кешеләрәгә зур рәхмәт, гел шулай гөрләтеп, матур итеп яшәгез!”- дип рәхмәт хисләрен җиткерде Кукмара районы Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов.

Хәзрәтләрнең догалары кабул булып, һәр кунакка шулай хөрмәт күрсәтерлек итеп яшәргә-эшләргә язсын.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*