tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеклылар бүләкләнде
Лаеклылар бүләкләнде

Лаеклылар бүләкләнде

Августның икенче якшәмбесендә төзү тармагында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Самараның эре төзелеш оешмалары арасында “ВолгоПродМонтаж” предприятиесе лаеклы урын алып тора. Оешма ел саен бәйрәм уңаеннан үзенең хезмәткәрләре хөрмәтенә тантаналы чара оештыра. Бу матур гадәт быел да кабатланды. Җәмгыять җитәкчесе Тәлгать Туктар улы Хуҗин, чарага җыелган халыкны сәламләгәннән соң, предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, җаваплылыклары өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар иде, әлбәттә. “ВолгоПродМонтаж” җәмгыяте директоры Наил Мостафин — «Төзүчеләр Милли берләшмәсе» ассоциациясенең Мактау грамотасы, җитештерү-техник бүлек инженеры Әмир Ильясов — «СредВолгаСтрой» ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, югары профессионализмнары, оешма үсешенә керткән өлешләре өчен 5 разрядлы эретеп ябыштыручы Раил Хазановка, технологик җиһазлар һәм аңа бәйле конструкцияләр монтажчысы Рәшид Хөсәеновка, төяү машинасы машинисты Салават Кутлубаевка, экскаватор машинисты Абелмөхәммәт Зөлкәрнәевка Самараның Киров районы администрациясе башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Машина йөртүче Наил Рамазанов Төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзының Самара өлкәсе бүлеге Мактау грамотасына лаек булды.

Без дә төзүчеләрне узган бәйрәмнәре белән ихлас күңелебездән котлап, илебезнең бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулауларын, сәламәтлек телибез.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*