tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районында «Самовар» бәйрәме булды
Әлмәт районында «Самовар» бәйрәме булды

Әлмәт районында «Самовар» бәйрәме булды

Бөек Ватан сугышы ветераны Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда «Самовар» бәйрәме булып үтте.

«Самоварлар, Хәлиулла Әхмәтшин туплаган иң беренче коллекцияләрнең берсе. Алар арасында бик борынгылары да, бүгенге көнгә кагылганнары да, сувенир – самоварлар да бар. Самоварлар Россиядә 1701 нче елда Тула шәһәрендә ясала башлый, ә Түбән Абдул авылына аны беренче тапкыр Бикбулат исемле авыл старостасы 1889 елда алып кайта. Бу коллекциядәге самоварлар Елховой һәм Түбән Абдул авылларындагы бик күп гаилә серләрен сыйдырган, аны саклаган, бик күп тормыш вакыйгаларына шаһит булган самоварлар. Хәлиулла Әхмәтшин Бөек Ватан сугышына киткәндә әнисе, туганнары һәм авылдашлары белән утырып өстәл түрендә пар бөркеп утыручы самовардан саубуллашу чәе эчкән. Бөек җиңү белән сугыш кырыннан кайткач та авылдашларыбыз, самовар тирәли җыелышып, авыр сугышларда башларыннан кичкәннәрен, күзләреннән кайнар яшләрен сөртә – сөртә сугыштан кайтмый калган авылдашларын искә алып, сөйләшеп утырганнар.

Самовар көне уңаеннан оештырылган күргәзмәгә бер карау белән  музейга бәйрәмгә килгән авылдашларыбызның күңеленнән яшьлек чорлары, әти –әниләре, әби–бабайлары һәм башка бик күп төрле хәтирәләр узып китте.

Чара бик күңелле һәм сыйфатлы үтте, чарага авылдашларыбыз гына түгел, Әлмәт шәһәреннән һәм Казан шәһәреннән килгән кунак та бар иде», дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*