tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мендәр тегүчеләр
Мендәр тегүчеләр

Мендәр тегүчеләр

Газетабызда даими рәвештә Аслана авыл хакимиятенә кергән авылларда милләттәшләребезнең махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтеп йоннан оекбашлар, бияләйләр, перчаткалар бәйләгәннәре, окоп шәмнәре ясаганнары, маскировка челтәрләре үргәннәре турында язып торабыз. Хәзерге вакытта алар тагы бик мөһим эш белән шөгыльләнәләр – сугышчыларыбыз өчен мендәрләр тегә башладылар. Аслана авылында яшәүче тегү эше осталары Дания Ибраһимова сугышчыларыбызга зур тырышлык һәм кайгыртучанлык белән, пөхтә итеп мендәр каплавы, тышлыклар тегә.

Ә актив тормыш позицияле Эльмира Аллаярова мендәрләрне мамык яки поролон белән тутырып, тегеп куя. Авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова җитәкчелегендәге тегү взводы инде 42 мендәр әзерләгән. Барлык патриотик акцияләрдә даими катнашучы һәм үзе дә оештыручы Миләүшә Яценович: «Хәлемнән килгән хәтле үзебезнең хәрбиләргә ярдәм итәргә тырышам. Шуңа күрә хәзер инде мендәрләр тегү эшенә тотындык. Ир-егетләребезгә йөрәк түребездән чыккан изге теләкләребезне юллап әзерләгән мендәрләребез дөрләп янган гаилә учакларын искә төшереп, күңел тынычлыгы иңдерсен, салкын көннәрдә җылытсын, авыр яраларын оныттырып хәл алдырсын, ял иттерсен һәм исән-сау тизрәк гаиләләренә кайтсыннар иде, дигән теләкләрдә калабыз. Безнең тегү цехында эшләр оешкан рәвештә бара, эшебезнең нәтиҗәсен күреп кәефләребез күтәрелә. Ял иткән арада өйдән пешереп алып килгән ризыкларыбыз белән утырып чәйләр эчәбез. Безнең белән бергә Маһинур Бабшанова, Роза Юртаева, Рушания Дәүләтшина, Асия Түлкибаева, Фәгыйлә Хәлилова эшлиләр. Авылдашлар безгә тукымалар, мамык һәм башка кирәкле әйберләр алып киләләр. Мәсәлән, бүген безне тегү материаллары белән Фагыйлә Хәлилова, Нәзирә Бакиева, Рәхилә Хөснетдинова тәэмин иттеләр. Без гомумән якташларыбызга рәхмәтле. Чөнки һәркем бу кирәкле эшкә үзеннән өлеш кертергә әзер», – дип сөйләде.

Аслана авылының уңган хатын-кызлары башлаган әлеге эшкә Ялутор районындагы кече авылларда яшәүчеләр дә бик теләп кушылалар. Мәсәлән, Бумаер авылында яшәүче туган ягының чын патриоты, волонтерлык хәрәкәте активисты Сәгъдия апа Габделхаева үз өендә тегү остаханәсен оештырган. Биредә Роза Шәрәфетдинова, Зөлфирә Галиева, Зәйнәп Хәлилова Аслана хатын-кызлары өлгеләре буенча, авылдашлары ярдәме белән булдырылган материаллардан мендәрләр тегәләр. Шунысы сөенечле: Аслана авыл җирлегенең кул эшләре осталары туктарга җыенмыйлар һәм фронттагы егетләргә ярдәм итүләрен дәвам итәчәкләр. Һәм бу эштә ярдәм кулын сузарга теләүчеләрдән үзләренә төрле тукымалар, поролон, мамык көтәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*