tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самойловлар – спортчылар гаиләсе
Самойловлар – спортчылар гаиләсе

Самойловлар – спортчылар гаиләсе

Тормышта еш кына шулай була: бер тапкыр очрашкач, бер генә минутка да аерыласы килми. Кешене һәрвакыт беләсең күк, карашларында, хисләрендә шулкадәр күп уртаклык табыла. Беренче елмаю, беренче очрашу… беренче мәхәббәт бердәнбер гомерлек мәхәббәткә әйләнә.

Ринат белән Лариса Самойловлар тормышында нәкъ шулай була да. Искиткеч пар. Уйлап кына карагыз, бу нәфис ябык, модель кыяфәтле брюнетка – күп балалы әни һәм әби инде! Аларның бергә яшәүләренә 25 бәхетле ел үтте, көмеш туйларын да август азагында үткәрделәр.

Эш шунда ки, язма геройларыбыз бер-берсе белән мәктәптән үк танышлар. Ларисаның өйләре тимер юл аша күчеп урнашкан. Ринат һәр кич Ларисаны күрергә дип шул юлны үтеп йөргән. Яшүсмерлек хисләре көннән-көн ныгыган һәм уку йортларын тәмамлагач, егет сөйгәненә кул һәм йөрәк тәкъдим итеп матур туй үткәргәннәр. Яратудан туган өч балага тәрбия биреп үстергәннәр. Башта яшь гаилә ата-аналары йортының икенче яртысында яши башлаганнар. Әдиләләре дә шунда туган: бүген ул үзе әни (бала карау буенча декрет ялында). Кечкенә малайларына нибары өч ай. Кызлары, гаиләсе белән еш кына әти-әниләрендә кунакта булалар. Әйтеп китәргә кирәк дип уйлыйм. Тормышта кеше уңайлылыкка, яхшылыкка омтыла. Шулай Самойловлар да, берничә ел элек, Ковылкино шәһәреннән Красная Пресня поселогына күченеп яши башлыйлар. Бу якларда сокланырлык табигать, бик матур урыннар: нарат урманы, күл, Мокша елгасы. Саф һава һәм алар янында якын кешеләре.

Самойловларның өендә һәрвакыт тәмле, күңелле һәм җылы. Уллары Дамир – Саранск Кооператив университетының «таможня эше» белгечлеге буенча студент, Маратлары – Герой Гуреев исемендәге мәктәпнең җиденче сыйныфында укый. Малайлар әтиләре кебек спортчылар. Ринат – футбол буенча Мордовия Республикасы кубогы һәм суперкубогы иясе, футбол буенча Мордовия чемпионы. Дамирлары әтисе эзләре буенча бара һәм ул да футбол буенча Мордовия Республикасы чемпионы булып тора. Ринат гомер буе футбол уйный. Бүген ул – «Спартак-Ковылкино» командасының баш тренеры. Әгәр аларның йортлары яныннан үтсәң, еш кына юылган эчке киемнәр белән элгечләре тулган була. «Спартак» уенчыларының кызыл футболкалары ерактан ук күренә: тренер формаларны юарга өенә алган дигән сүз бу.

Әгәр Самойловлар эшкә алынсалар, аны төптән, намус белән алып баралар һәм ахырына кадәр җиткерәләр. Авылда алар зур хуҗалык белән яшиләр: тавыклар, үрдәкләр һәм сарыклары бар. Өстәлдәге ризыклар барысы да экологик чиста, табигый. Моннан тыш, Ринат аучылык белән мавыга, шуңа күрә рационда кош-корт та еш була. Ул эштә дә беренчеләр рәтендә, иң яхшылар, җаваплылар арасында. Гаилә башы күптән түгел генә җылылык чел-тәрләренең җылылык участогы башлыгы булган, ә бүген – «СервисСтрой»да. Тормышының икенче яртысы – Ларисасы, «Елмаю-Улыбка» балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып тырышып эшли. Ул күптән түгел респуб-ликада инклюзив төркемнәр арасында иң яхшы няня булып танылды. Күп балалы әни, беренче белеме буенча программист булса да, мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларның йөрәкләренә бик тиз ачкыч таба. Ә бу бик җиңел түгеллеге барыбызга да мәгълум. Ул балаларны ярата һәм алар моны сизәләр, ярату белән җавап кайтаралар. Әлбәттә, эш гади түгел. Бик күп рухи көч ала, әмма шул ук вакытта энергия бирә торган хезмәт. Балалар – юаныч. Һәм алар тирә – якта булганда – бәхет кояштай елмая. Шулай итеп Ларисаларның өендә дә, эшенендә дә – бәхет. Әлбәттә, бу барыннан да элек үзе яхшы кеше булудан тора. Аның әти-әниләре искиткеч игелекле, ярдәмчел, хөрмәтле кешеләр.

Ринатның биография битләре катлаулы – ул бик яшьли әтисез кала. Самойлов Александр искиткеч яхшы күңелле, ярдәмчел кеше булган, тик яшьли авырудан үлгән. Әнисе, Бабина Адилә Джарулла кызы Ковылкино шәһәрендә хөрмәтле хатын, хәрби шәһәрчектә кунакханә җитәкчесе, көчле спортчы. Ринат Бабин Геннадий Васильевичны үзенең әтисе дип саный, чөнки кечкенәдән ук ул аны тәрбияләгән, тормышка өйрәткән, дөрес юлга салган. Геннадий Васильевич акыллы, хөрмәтле, яхшы күңелле кеше булган, кызганычка каршы, озакка сузылган авырудан өч ел элек вафат булган. Бу кеше турындагы истәлек туганнарының һәм якыннарының йөрәгендә мәңге сакланыр. Менә шулай Самойловлар мәхәббәттә, татулыкта яшиләр. Күп эшлиләр, балалары һәм оныклары Диманы үстерешергә ярдәм итәләр: аларның уңышларына һәм казанышларына карап сөенәләр. Бәхетле гаилә, киләчәкләре дә матур булсын.

Наилә НАСЫРОВА 

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*