tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезнекеләрне ташламыйк
Үзебезнекеләрне ташламыйк

Үзебезнекеләрне ташламыйк

Уллары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә, Төмән өлкәсенең Вагай районында су басудан зыян күрүче гаиләләргә ярдәм сорап килгән өлкә Дума депутаты Регина Юхневичның, һәм Вагай районы депутаты Маүгидә Иманованың үтенечләре буенча, Тубыл районы Маслово авылында яшәүче крестьян хуҗалыгы хуҗалары Ибатулла һәм Фәүсия Мәмәтовлар булышлык күрсәтәләр. Алар быел су басудан зыян күрүче Вагай районындагы авылларда яшәүче милләттәшләребезгә 18 яхшы токымлы кәҗәләр җибәрделәр.

Игелекле булу, бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, авырлыклар килгәндә сынала. Бу хакта Фәүсия ханым:”Су басудан зыян күргән Вагай районында күп еллар яшәүче милләттәшләребез җыйган малларын югалттылар. Көтелмәгән кайгыны кичерү җиңел түгел. Бездән ярдәм сораучыларга бер генә шарт куйдык. Уллары, я якыннары махсус хәрби операциядә булганнарның гаиләләренә безнең сөтле кәҗәләребез  безнең ярдәм булып мохтаҗларга барып җитсен. Күп еллар үз тырышлыгың, көчең, хезмәтең белән авылда яшәп, хезмәт итеп җыелган малны югалту да җиңел булмагандыр. Сау-сәламәт яшәсеннәр. Бу сынауны җиңеп чыгарга Аллам көч бирер. Ә инде махсус хәрби операциядән улларын алып килеп җирләү ата-ана күңелендә гомерлек яра ул. Аллаһы Тәгалә һәр ата-анага түземлек, сабырлык бирсен. Безнең кәҗәләрнең сөте сезгә ярдәм, шифа булсын. Үз көчебез, тырышлыгыбыз белән Маслау авылында гаиләбез белән хезмәт итеп гомер кичерәбез. Үз хуҗалыгыңдагы хезмәт күңелне тынычландыра, безгә оныклар килгәндә әби-бабаларының эшен күреп үсәләр.

Яшелчә бакчабызда да быелгы уңыш мул булды. Улыбыз Әпсәләм исән вакытында безнең ярдәмчебез иде. Аның вафатына бер елдан артык вакыт узды. Алгы сызыкта булган улыбызны югалту әйтеп, сөйләп бетергесез авыр кайгы. Дөнья мәшәкате белән яшәсәк тә аны сагынмаган, уйламаган көнебез булмады. Безнең кайгыны да уртаклашучыларга рәхмәт. Иптәшемнең, үземнең кешеләргә кылган игелекләребез Аллаһы ризалыгы өчен булсын. Якташларыбызга, илебезгә сынаулар килгәндә һәркем үз өлешен кертсен. Бердәм булганда илебез дошманнарын да җиңеп чыгарбыз. Бергә һәм бердәм булыйк,”-дип сөйләде.

Якташларыбызның игелекле эшләре дәвамлы, башкаларга үрнәк булсын. Биргән ярдәмегез меңе белән үзегезгә кайтсын.

                                                                                          Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*